Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең чаралар планын үтәү йөзеннән, Халыкара инвалидлар көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча класстан тыш чаралар үткәрә.
Инвалидлар декадасы кысаларында Баулы шәһәр инвалидлар җәмгыятендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Кадрия Галиева кизү торды.
Әлмәттә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттеләр. Яшьләр үзәгендә фойеда иҗади эшләр күргәзмәсе, ярышлар һәм конкурслар оештырылды, аларда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашты.
Район башлыгы Тимур Нагуманов, чарага килгән кешеләр – көчле рухлы, дип билгеләп үтте. Алар барысын да булдыра – кул көрәше буенча дөнья чемпионы булалар, спектакльләр куйганда профессиональ актерлардан бер дә кимен куймыйлар, музыка коралларын үзләштерәләр, шигырьләр язалар, көчле булып, тормыштан ямь таба беләләр.