#ТАССР100 #сабыкультура #отделкультурысабинскогорайона хештеглары астында Югары Шытсу мәдәният йорты ТАССРның 100 еллыгына багышланган «27 майга 27 җыр» онлайн - акциясе үткәрде. Инстаграм битендә туган як, туган авыл турында яки ТАССР заманында җырланган җырлар белән видеолар урнаштырылды.
1960 елның 18 июлендә Татарстан АССР Министрлар Советы Буа шәһәрендә яшәүчеләр өчен электр энергиясенә тарифларны киметү турында карар кабул итә
2020 елның 16 март көнендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында тәрбияче Яруллина Р.Р.,ТАССРның 100 еллыгына багышланган, территория буйлап «Минем туган йортым» танып-белү экскурсиясен үткәрде.
ТАССРның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе барлык теләүчеләрне конкурсларда катнашырга чакыра:
Бүген район мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгы елын ачуга багышланган чара узды.
Дүшәмбе көнне 16.03.2020 16:00 сәгатьтә Район мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгы елын ачуга багышланган чара була. Чакырылучылар исемлеге һәм кунакларны утырту кушымта итеп бирелә.
2020 елның 13 мартында Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган 100-нче сабыйның тууын теркәү тантанасы узды. Бу истәлекле вакыйга белән Артем Александр улы белән Зәринә Нәби кызын котларга дип «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова һәм «Алтыным» балалар товарлары кибете җитәкчесе Гөлшат Хәмидуллина килде.
Татар халкының гасырлардан килгән аш-су серләрен саклауда, пропагандалауда, халыкка җиткерүдә аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның өлеше бик зур. Ул киңәшләр һәм ашларны әзерләү ысулларын язып кына калмый, ә бәлки үзе үк бик күп төрле ашамлыклар иҗат итә. 5 март көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә әзерләгән "Ягез әле, әбиләр!" дигән конкурс булып үтте. Конкурсның турлары татар халык ашларына нигезләнеп сайланган иде. Китапханәче «Татлыдан татлы – ни татлы»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Конкурста «Бәлешләр» һәм «Коймаклар» дигән ике команда катнашты. Катнашучылар өчен биремнәр эчтәлекле һәм танып-белүле иде, алар кроссвордлар чиштеләр, сүзләр төзеделәр, табышмакларга җавап бирделәр. Барлык конкурсларның нәтиҗәсе – дуслык җиңде! Конкурста катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Соңыннан «Яраткан ризыгым» конкурсына йомгак ясадылар һәм оста хуҗабикәләр пешереп алып килгән ризыклар белән чәй эчтеләр.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек кысаларында, Эзмә авыл жирлегенең Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан бу тарихи вакыйгага багышланган стенд ясалып мәдәният йортына урнаштырылды.
2020 елның 3 мартында Лениногорск бала тудыру йортында 2020 елда туган 100 нче сабыйны тантаналы рәвештә өйгә озату булды. 2020 елның 28 февралендә Лениногорск шәһәре бала тудыру йортында Лев исемле малай «юбилейлы-100нче» сабый булды. Аның тууы белән әтиләре Илья белән әниләре Эльмира Кудашевлар күп балалы ата-аналар булды.