Бөек Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан район җитәкчелеге тыл ветераннарын бәйрәм белән котлады. Ветераннарны хөрмәтләүдә авыл җирлеге башлыгы Әхмәтов Райнур Гыйльфан улы, Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникация хезмәткәре, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте филиалы җитәкчесе, "Саба таңнары" газетасы баш редакторы Исмәгыйлев Рөстәм Габдерәүф улы катнашты. Алар Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
Бөек Җиңү көне — илебез тарихындагы иң әһәмиятле даталарның берсе. Еллар узса да, сугыш китергән кайгы-хәсрәт, халкыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге онытылмый
Бөек Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Пүкәл авылында «Җирдәге якты тормыш хакына» дигән тантаналы митинг узды.
Кара-кызгылт-сары тасма-ул бизәк кенә түгел. Бу-ветераннарга чиксез рәхмәт билгесе, һәлак булган геройларны искә алу һәм рухыбызның какшамаслыгы символы.
"Хәтер бакчасы" -Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлеген саклауга һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән масштаблы халыкара экологик-патриотик акция.
Районыбызда узучы санитар - экологик икеайлык кысаларында, Өтернәсебездә, елдагыча, язгы өмә оештырылды. Ир-егетләр зиратта, ә хатын - кызлар урамнарда, юл кырыйларында чистарту эшләре башкарды. Гүзәл табигатьле авылыбыз тагы да матурланды, ямьләнде. Өмәдә катнашкан һәркемгә чиксез зур рәхмәт. Алга таба да сәламәт булып, бердәм булып куанып яшәргә насыйп булсын.
Эзмә урта мәктәбендә «ЭКО яз - 2026» Бөтенроссия акциясе кысаларында зур өмә үткәрелде.
02 май көнне Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре «Оста куллар» өлкән буын клуб формированиеләрендә катнашучылар белән бергә Казанга "Бу безнең шәһәр" дип исемләнгән экскурсия оештырдылар.
1 майда Россиядә Яз һәм Хезмәт бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көн хезмәткә хөрмәт күрсәтүне ассызыклый, кешеләрне тынычлык, гаделлек һәм теләктәшлек идеяләре тирәсенә берләштерә, шулай ук яз башлану һәм табигатьтә ял итү мөмкинлеге белән ассоциацияләнә.
26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә, шулай ук бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула.