22 июньдә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Нәкъ 84 ел элек илебездә яшәүче 200 миллионга якын кешенең дөньясы ике чорга бүленә: «сугышка кадәр» һәм «аннан соң». Нәкъ менә шул вакытта Бөек Ватан сугышы башлана. Арча шәһәрендә фаҗигале көннәр вакыйгаларына багышланган «Хәтер шәме» дип аталган акция узды.
22-нче июнь көнне “Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, балалар интернат-йорты”ында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдин кызы тәрбияләнүче балалар белән “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
2021 елның 22 июнендә Россиядә һәм элекке Советлар Союзының башка илләрендә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. 80 ел элек бу көнне Бөек Ватан сугышы башланган, ул 27 миллионнан артык кешенең гомерен өзгән.
21-22 июнь төнендә «Батырлар аллеясы» мемориаль комплексында яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары, чик буе гаскәрләре ветераннары, Балтач район башкарма комитеты бүлекләре, «Форпост» отряды, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча полиция бүлеге әгъзалары катнашында митинг форматында шәмнәр кабызылды һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салынды. Шулай ук «Мәңгелек ут» янында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.