Тәрәзә артында - алтын көз, ә календарьда - алтын яшьтәге кешеләр бәйрәме. Октябрь башында өлкән буынның иң лаеклы, зирәк, хөрмәтле вәкилләренә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде.
Өлкәннәр көне - ул үзенчәлекле көн, ул күп еллар тормыш тәҗрибәсен туплаган кешеләргә багышлана. Бу көнне без өлкәннәрнең җәмгыятебез өчен мөһимлеген билгеләп үтәбез, аларга рәхмәт сүзләре белдерү өчен очрашабыз.
Хөрмәтле татарстанлылар, ветераннар һәм пенсионерлар! Халыкара өлкәннәр көне белән котлау сүзләрен кабул итегез!