ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Яшел Үзәндә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Өлкәннәргә рәхмәт» дип аталган чара узды. Кунаклар өчен бай концерт программасы һәм тематик күргәзмәләр әзерләнгән иде.  Район башлыгы өлкән, зирәк буынны бәйрәм белән котлады һәм барысына да сәламәтлек, игелек теләде. Лаеклы һәм хөрмәтле кешеләргә карата бик күп җылы сүзләр әйтелде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре дә бу чарада катнаштылар

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне

Өлкәннәр көне - өлкән буынны хөрмәт итү һәм кайгырту бәйрәме. Бу көнне хезмәт коллективлары үзләренең пенсионерларын хөрмәтлиләр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы коллективы да читтә калмады, алар үз пенсионерларын - территориаль органның элеккеге җитәкчесе булып эшләгән Сәләхиев Әсхәт Афтах улын, консультант булган Заворохина Елизавета Александровнаны, әйдәп баручы белгеч-эксперт булып эшләп киткән Кадырова Рузәлия Шәймулла кызын бәйрәм белән котладылар.

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне

Өлкәннәр көне уңаеннан Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре үзләренең хөрмәтле пенсионерларын җылы һәм кайгыртучанлык белән котладылар. Бу үзенчәлекле көнне аларның һәркайсына күпьеллык хезмәтләре һәм үз эшләренә тугрылыклары өчен рәхмәт сүзләре әйтелде.

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне

1
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле ветераннар!

Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!

Сез республикабыз үсешенә зур өлеш керттегез. Сезнең зирәклегегезгә һәм тормыш тәҗрибәгезгә без көн саен сокланабыз һәм Сезнең белән горурланабыз. Сезнең хезмәтегез һәм тормышны ярату нәтиҗәсендә күп буыннар үз Ватанының ышанычлы һәм җаваплы гражданнары булып үсте.

Бу бәйрәм сезгә игътибар һәм ихтирам символы булсын, кадерле ветераннарыбыз. Ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, күңел тынычлыгы, телим. Сезнең йөрәгегез балаларыгызның һәм оныкларыгызның шатлыклары һәм елмаюлары белән тулсын.

Республикабыз һәм гомумән дәүләтебез иминлеге өчен куйган хезмәтегез һәм тырышып эшләвегез өчен рәхмәт сезгә.

Бәйрәм белән сезне!

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь Инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне

2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Өлкәннәр бәйрәме халыкара дәрәҗәгә 1990 елның 14 декабрендә чыкты, ул көнне Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе 1 октябрьне Халыкара өлкәннәр көне дип игълан иткән резолюция кабул итте. Россиядә Өлкәннәр көнен 1992 елдан бирле билгеләп үтәләр.

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне

Өлкәннәр көне - зирәклек һәм игелек бәйрәме. Бу көнне без өлкән буын кешеләренә иң җылы рәхмәт, хөрмәт сүзләре әйтәбез, хезмәт коллективлары үзләренең пенсионерларын хөрмәтлиләр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы коллективы да читтә калмады. Без чын күңелдән үзебезнең пенсионерларны бәйрәм белән котладык - территориаль органның элеккеге башлыгы Әсхәт Сәлахиевны, консультант Елезавета Заворохинаны, әйдәп баручы белгеч-эксперт Розалия Кадырованы.

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне

1
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген «Московский» мәдәният үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Республика Рәисе исеменнән Киров һәм Мәскәү районнары пенсионерларын бәйрәм белән котлады һәм аларга озын бәхетле гомер теләде. 

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне

Кадерле ветераннарыбыз, хөрмәтле коллегаларыбыз!

Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм - сезнең хезмәтегезгә, белемегезгә һәм тәҗрибәгезгә хөрмәт бәйрәме. Сез – безнең горурлыгыбыз һәм байлыгыбыз. Сезнең ярдәм белән без тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә, сезнең хезмәт җимешләреннән ләззәт алырга мөмкинлек алабыз. Сезнең зирәклегегез, игелегегез һәм кайгыртучанлыгыгыз барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Сезнең һәр көнегез шатлык һәм бәхет белән тулы булсын. Безнең инспекция һәм тулаем җәмгыять өчен куйган хезмәтегез өчен рәхмәт.

Без сезне һәм сезнең безнең уртак эшебездә катнашуыгызны югары бәялибез.

Иң изге теләкләр белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне

28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе
4 октябрьдә Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Ф. Әхмәдиев исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе залында "Тормыш көзе алтын булсын!" дип аталган бәйрәм концерты узачак. Сәнгать мәктәбенең балалар иҗат коллективлары өлкән буын вәкилләрен котлаячаклар һәм кунакларга яхшы кәеф бүләк итәчәкләр. Чара 15.00 сәгатьтә башлана.
Тэги: Халыкара өлкәннәр көне

9
октябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУ ял итүчеләрне котлауда катнашты. «Игелек, җылылык һәм хөрмәт көне»  бәйрәм итү декадасында пансионатта «Эврика» КҮ артистлары, хакимият вәкилләре һәм Яр Чаллы шәһәре ветераннар советы вәкилләре катнашында зур бәйрәм чарасы оештырылды.

Тэги: Халыкара өлкәннәр көне

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International