ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2022 ел
сишәмбе

   Җавалылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә  территорияләрне төзекләндерү, тиешле хәлдә тоту Һәм матурлау, эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләре мөҺим урын алып тора.Терлекләр  өчен  яңа тораклар төзелә, машина –трактор парклары яңартыла. Шушы көннәрдә, Эзмә бүлекчәсенең машина-трактор паркына , амбар территорияләренә , басуларга  чыгу юллары күтәртелеп  вак таш  җәелде.


27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

   Кояшлы , җылы, матур көннәр җитте.Җәй айлары – авыл халкы өчен иң җаваплы чор: кышкы чорга малларга ашатырга сыйфатлы печән туплау вакыты. 


16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

    Бәйрәмне оештыручылар аны истә калдырырлык итеп үткәрү өчен көчләрен кызганмадылар. Һава торышы да моңа ярдәм итте: күк йөзе болытлы булсада , яңгыр яумады. Сабантуй югары дәрәҗәдә узды, оештыру чараларының барлык нечкәлекләре исәпкә алынды. Мәйдан кунаклар , спорт ярышлары, балалар Сабантуе өчен барлык уңайлыклар белән тулысынча җиһазландырылды, төрле аттракционнар өчен урыннар ясап куелды.

    Тантана билгеләнгән сәгатьтә, бәйрәмчә музыка аһәңнәре белән башланып китте. Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар да шактый килгән иде.


6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

    Быелгы бирнә җыю чарасы Шекше авыл халкының күңелендә – бер матур хатирә булып озак сакланыр.Чөнки бу  матур бәйрәм  бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде.

   Бирнә җыю шимбә көнне , кичке якта башланды.ҖЧҖ “Игенче” хезмәткәрләре , авыл активистлары Шекше урамнарын уен-көлке, җыр-моңга күмде.Милли татар киемнәре киеп , авылның уңган хуҗабикәләренең  мул табыннар әзерләп кунакларны каршы алуы үзенчә бер зур бәйрәм төсе алды.

  Буыннан – буынга күчеп килгән  бу йола – бүгенге көннәрдәдә безнең тормышыбызның,  яшәешебезнең бизәге булып тора.

  4 июнь  көнне ҖЧҖ “Игенче”  хезмәткәрләре Алан-Елга авылында , авыл активистлары белән берлектә Сабантуй бәйрәменә  бирнә җыйды.

  Авыл халкының милли киемнәр киеп, хуҗабикәләрнең өстәлләр әзерләп, бәлеш, тәм-томнар белән каршы алуы , бәйрәмне тагында ямьләндерде.

  Бирнә җыю чарасы, бик югары дәрәҗәдә, озак еллар олысы-кечесенең күңелендә калырлык   итеп  оештырылган иде.

   Бәйрәмдә "Игенче"ҖЧҖ  хезмәткәрләре, авыл эшчәннәре катнашты.Авыл урамнары гармун, баян моңнарына күмелде. Төрле уеннар оештырылып, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә катнашучыларга мул табыннар, кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән иде.


3
июнь, 2022 ел
җомга

Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятендә көзге арыштан сенаж әзерләүгә керештеләр. Азык әзерләүдә 3 үзйөрешле чапкыч, 2 «Ягуар» комбайны , шулай ук 5 КамАЗ автомобиле җәлеп ителде. Ике механизатор-  К-702 hәм Т 150 тракторында  массаны тыгызлап таптап тора.


2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

       Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә, хуҗалыкның азык хәзерләү техникаларының төзеклелеге hәм азык саклау урыннарының хәзерлеге буенча конкурс узды.


26
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

     Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче”  җәмгыятендә  чагыштырма –күргәзмә сынаулар өчен кукуруз чәчелде.

       Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә , чагыштырма –күргәзмә сынаулар өчен , 20  төрдән  торган кукуруз гибридлары чәчелде.Кукуруз чәчү эше , барлык технологик тәлапләргә туры китерелеп  “Казанагрохимсервис “, “Шанс Трейд” ҖЧҖе катнашында  башкарылды .


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

     Язгы  чәчү игенче тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе булып тора .Чөнки  язның бер көне ел туйдыра. Шуны көннәрдә “Игенче” жәмгыятендә уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауга , шуның белән беррәттән тукландыруга керештеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International