24 нче февраль көнне Лесхоз бистәсендә авыл хуҗалыгы оешмалары арасында узган чаңгы ярышында ҖЧ “ Игенче” җәмгыятеннән өч команда: “Игенче-1” , “Игенче –2” ,“Игенче- 3» командалары катнашты. Ярыш барышында “Игенче 1” командасы -I нче, “Игенче -2” –II нче, “Игенче- 3” - IV нче урыннарны яулады.Командаларның призлы урыннарга ирешүе аеруча шатлыклы.
Бик матур, бераз гына салкынча кояшлы көндә ,“Игенче” ҖЧҖ хезмәткәрләре һәм чакырылган кунаклар чаңгыга басты. Ярышны тантаналы шартларда җәмгыять җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәр улы ачып җибәрде. Ул чарада каташучыларны котлап, ярышларның, күнегүләрнең дәвамлы булуын теләде, спортның, бигрәк тә чаңгы спортының сәламәтлек нигезе булуын ассызыклады.
2024 нче елның 8 нче һәм 9 нчы февралендә, җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятендә, Казан шәһәреннән килгән, югары категорияле табиблар тарафыннан 163 хезмәткәргә медицина тикшерүе уздырылды. Өченче ел рәттән «Игенче» җәмгыяте , ҖЧ “Ак Барс Медицина » җәмгыяте белән медицина тикшерүләре үткәрү турында килешү төзи.
Хезмәткәрләр җитештерү факторлары буенча , эш төренә карап тикшерелде: невролог , оториноларинголог , терапевт, психиатр, нарколог, офтальмолог, гинеколог, хирург, кирәкле анализлар тапшырды . Барлык хезмәткәрләр дә, медицина тикшерүе кысаларында алган медицина хезмәтләренең сыйфаты белән канәгать калдылар.
2024 елның 23 гыйнварында, Шекше мәдәният йортында "Игенче"ҖЧҖнең хисап җыелышы булды. Җыелышта Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарә җитәкчесе Хәсаншин Гафур Шәйхулла улы, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Җаваплылыгы чикләнгән " Игенче" җәмгыяте территорияләре быел да әкияти матурлык дөньясына әверелде. Яңа елны каршылау алдыннан бәйрәм атмосферасы тудырырга тырышты хезмәткәрләр.
Әле балалар гына түгел, үзебез дә бик түземсезләнеп көтәбез Яңа ел күчтәнәчләрен. Чөнки беләбез, безнең җәмгыятьтә бер нәрсә дә кабатланмый һәм бер төрле булмый! Ел саен безнең Кыш бабай бүләге булган - тәм-томнар тутырылган Яңа ел капчыгы төрләнә, авырая.
Күпчелек кеше өчен Яңа елны каршылау –яңа могҗиза, яңа бәхет көтү.
20 нче декабрь көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте , Шекше мәдәният йортында , җәмгыятьтә эшләүче хезмәткәрләр өчен , Яңа елны каршылау кичәсе уздырды. Шушы матур чара тулысынча хуҗалыкның үз көче белән үткәрелде. Бәйрәм төрле уеннар, көлкеле күңел ачулар, җыр-биюләр, концерт номерлары белән алышынып барды.
«Игенче» ҖЧҖдә көн саен юлларны кардан арындыру өчен барлык төр техника да әзер. Кышкы юлларны чистартырга : өч МТЗ- 1221 , Т -150, К-700 тракторлары, грейдер һәм Камаз машинасына тагылган кар эттергеч көрәк файдаланыла. Шекше, Алан-Елга, Сәрдә, Эзмә, Иләбәр, Өтернәс,Пүкәл, Олыяз, Түбән Утар авылларына алып баручы юлларны чистарту буенча эшләр алып барыла. Механизаторлар: Гыймранов Нияз, Каюмов Дамир, Газизов Минтимер , Галиев Илхам, Тимергалиев Ришат, Сабирҗанов Айнурлар 85 км озынлыктагы юлларны өзлексез җыештыруны тәэмин итәләр. Җәмгыять территориясенә керү юлларын, ферма, амбар, машина –трактор паркы яннарын көндәлек кардан , боздан арындыру эшләрен JCB тракторында Мамурзаев Радик башкара.
Әни кеше - тормыш бирә, ничек яшәргә кирәклеген өйрәтә, саклый, яклый , һәрвакыт ярдәмгә килә торган бөек кеше!
Бүген, 2023 елның 14 ноябрендә, "Игенче" ҖЧҖдә 2023-2024 елгы ремонт сезонына машина-трактор паркын кышкы саклауга кую сыйфатын тикшерү һәм әзерләү буенча комиссия эшләде, аның составына Дәүләт техник күзәтчелегенең баш дәүләт инспекторы Ибраһимов И.Н., ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре керде.