ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

    Параллель рәвештә кырдагы салам рулоннарга төрелә һәм хуҗалык территориясенә кайтарыла, терлекләр өчен азык запасы тулыландырыла.

    Бугеннән җәмгыятьтә эшләүче хезмәткәрләргә,  халыктан арендага алынган җир пайлары  өчен  салам өләшенә башлады.

    Яхшы сыйфатлы  салам, чикләнмәгән күләмдә, һәркемнең  капка төпләренә кадәр китерелеп, урнаштырып куелачак.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

27
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

   27 нче июль көнне ҖЧ “Игенче” җәмгыяте бөртекле культураларны урып-җыюга кереште.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

25
июль, 2023 ел
сишәмбе

    Икенче ел рәттән Сабантуй югары дәрәҗәдә узды, чөнки оештыру чараларының барлык нечкәлекләре дә исәпкә алынган иде.


21
июль, 2023 ел
җомга

    20 нче июль көнне  “Һөнәрләр шәһәре “Saba Balahoner” программасы кысаларында Тимершык , Лесхоз, Килдебәк урта гомум белем бирү , Олы Арташ, Сабабаш  төп  белем бирү мәктәбе  укучылары һәм укытучылары  җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятенә килделәр.


18
июль, 2023 ел
сишәмбе

    14 нче июль көнне КСК  Сабантуйда узган  терлекчеләр слетында “Игенче” җәмгыяте хезмәткәрләре һәрвакыттагыча  оешкан төстә  катнаштылар.


12
июль, 2023 ел
чәршәмбе

   6-9 нчы  июль көннәрендә «Казан Экспо” территориясендә «Бөтенроссия кыр көне – 2023» җир сөрү , тракторлар ярышы буенча Россия чемпионаты һәм күп төрле чаралар узды. Россиянең 50дән артык төбәгеннән һәм дус илләрдән иң яхшы механизаторлар җыелганнар иде һәм шулар арасында  ҖЧ “Игенче” җәмгыятеннән Газизов Динар Минтимер улы да катнашты. Җир сукалау һәм тракторны фигуралы йөртү буенча югары һөнәри осталык күрсәтеп беренче сигезлеккә кереп ярым финалга чыкты.

    Үз тырышлыгы , акылы һәм таланты  белән ул-безнең җәмгыятьнең дә, районның  да данын яклады.

    Без үзебездә   лаеклы, инициативалы яшьләрнең булуы белән горурланабыз.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

5
июль, 2023 ел
чәршәмбе

     Безнең  ҖЧ “Игенче” җәмгыятендә уңганнар күп, Галиев Илхам Галиәхмәт улы -шундыйларның берсе. Хезмәтендә зур җаваплылык тоеп, намус белән эшен башкаручы ул. Менә  39 ел инде ул шушы авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куя. Язгы кыр эшләрендә , терлек азыгы хәзерләүдә , урып җыю вакытында , кышкы чорда – бер эш тә аннан башка башкарылмый.Ул боларның барсын да сыйфатлы итеп башкара.Аңа беркетелгән техникага вакытында техник хезмәт күрсәтелгән һәм ремонтланган , алар бервакытта да тукталып калмый. Быел яз кыр эшләрендә югары эш күрсәткечләренә ирешеп   хуҗалык буенча алдынгы урыннарга чыкты.


30
июнь, 2023 ел
җомга

         Быелгы язгы салкыннар һәм коры һава торышы терлек азыгы әзерләү барышын катлауландырды, кайбер хуҗалыкларга читтә азык әзерләргә туры килде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

20
июнь, 2023 ел
сишәмбе

     Үзган  Сабантуй   бәйрәмләрендә “Игенче” ҖЧҖнең   төрле тармагында эшләүче, төрле профессия кешеләре - иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү булды.


6
июнь, 2023 ел
сишәмбе

   Милли  бәйрәм - Сабантуй бәйрәме алдыннан ҖЧ «Игенче» җәмгыяте белгечләре һәм  хезмәткәрләре  Шекше, Алан-Елга,  Сәрдә, Иләбәр,  Эзмә, Өтернәс авылларында бирнә җыю оештырды. Олыларны, яшьләрне, балаларны берләштереп үткәрелгән йола, быел да оешкан төстә   узды. Авыл урамнарында гармун тавышы тынмады, хуҗабикәләр өстәлләр әзерләп  бәлешләр һәм тәм-томнар белән каршы алдылар.

   Катнашучылар матур милли костюмнар киеп, авылның һәрбер урамында йөреп,  бүләк биргән һәр кешегә рәхмәт белдереп, сәламәтлек,  уңыш һәм иминлек теләделәр!

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International