2023 елның 04 апрелендә "Игенче" ҖЧҖдә тракторларны , прицепларны һәм башка үзйөрешле машиналарга техник карау узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Ибраһимов Ильяс Нәкыйп улы һәм хуҗалык белгечләре катнашты.
2021 елда «Игенче» ҖЧҖ дә эшләүчеләр арасында тупланган “Игенче” хоккей командасы, районда гына түгел күрше районнарга да барып үзләренең матур уеннарын күрсәтәләр.
24 нче февраль көнне Лесхоз бистәсендә авыл хуҗалыгы оешмалары арасында узган чаңгы ярышында ҖЧ “ Игенче” җәмгыятеннән өч команда: “Игенче-I” , “Игенче -II” ,“Игенче- III” катнашты. Ярыш барышында “Игенче I” командасына тиңнәр булмады- I нче урынга лаек булдылар.“Игенче -II” ,“Игенче- III” командалары IV нче Vнче урыннарны бүлеште.
17нче февраль көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте үз хезмәткәрләре арасында традицион “ Чаңгы юлы Игенче-2023” массакүләм чаңгы ярышы үткәрде. Сәламләү сүзе белән “Игенче” ҖЧҖ нең генераль директоры А.З.Зарипов чыгыш ясады. Иң популяр спорт төрләренең берсе булган чаңгы ярышында 100дән артык спорт сөюче хезмәткәр катнашты. Ярышның массакүләм популярлыгы гаҗәп түгел. Чөнки чаңгы ярышлары төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләренен берләштерә.
11 нче февраль көнне Саба муниципаль районында узган «Россия чаңгы юллары-2023» һәм «Татарстан чаңгы юллары-2023» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында ҖЧ “Игенче” җәмгыяте командасы да катнашты.
2023 елның 9 нчы һәм 10 нчы февралендә, җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятендә Казан шәһәреннән килгән, югары категорияле табиблар тарафыннан 165 хезмәткәргә медицина тикшерүе уздырылды. Икенче ел рәттән «Игенче» җәмгыяте , ҖЧ “Ак Барс Медицина » җәмгыяте белән медицина тикшерүләре үткәрү турында килешү төзи. Хезмәткәрләр җитештерү факторлары буенча , эш төренә карап тикшерелде: невролог , оториноларинголог , терапевт, психиатр, нарколог, офтальмолог, гинеколог, хирург, кан анализлары тапшырды . Барлык хезтәткәрләр дә медицина тикшерүе кысаларында алган медицина хезмәтләрнең сыйфаты белән канәгать калдылар.
2023 елның 27 гыйнварында, Эзмә мәдәният йортында "Игенче"ҖЧҖнең хисап җыелышы булды. Җыелышта Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү һәм маркетинг бүлеге начальнигы Харисов Раиф Вазыйх улы, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Дөньяда мактаулы хезмәт ияләре бик күп. Тракторчы -җәмгыятьнең , авылның иң хөрмәт ителгән кешеләренең берсе. Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятенең алдынгы тракторчысы Газизов Динар Минтимер улы – шулардан. Динар 1994 елның 14 нче апрелендә , Шекше авылында дөньяга килә.Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Саба аграр көллиятендә механик һөнәрен узләштерә.Читтән торып Казан милли тикшеренү технология университетыда югары белем ала.
7 нче январь көнне Шекше авылы шугалагында, район һәм Казан шәһәреннән килгән командалар арасында, Вазыйх Кавиев истәлегенә традицион хоккей турниры узды.
Турнирда ҖЧ “Игенче” җәмгыятеннән “Игенче“ командасыда көч сынашты.Әлеге командага төрле тармакта хезмәт куючы,төрле профессия ияләре: тракторист, шофер,терлекче, төрле белгечләр тупланган, һәм, әлбәттә, җитәкче үзе! Эш вакытыннан соң тренировкалар үткәреп, спорт белән шөгыльләнеп чыныккан егетләр,боз мәйданында кызыклы, мавыктыргыч уеннар күрсәтте.
Һәркем өчен кыш ае -елның тылсымлы вакыты. Чөнки Яңа ел - үзенчәлекле бәйрәм, ул балачакка кайту һәм кабат тылсымга ышану вакыты.
Ел саен “Игенче” ҖЧҖдә Яңа елга ныклап әзерләнелә :–территорияләрдә чыршылар бизәлә, кардан төрле сыннар ясала. Бу инде яхшы традициягә әйләнде. Быел да хезмәткәрләр зур кызыксыну белән кар сыннарыннан төрле әкият персонажлары тудырдылар. Кар формалары беркайчан да кабатланмый. Төрле урман җәнлекләре - бизәлгән чыршы әйләнәсендә үз урыннарын алган. Биредә кардан һәм фанерадан ясалган Кыш Бабай һәм Кар Кызы, Татар малае, Татар кызы , мультфильм геройлары, трактор белән механизатор,үгез, һәм әлбәттә, бу ел символы булган – Куян да ясалды.
Безнең кар шедеврларын карарга тәкъдим итәбез!