Балачак , яшьлек хыялларын тормышка ашырып һөнәр сайлаган, шушы һөнәренә гомер буе тугры калган кешеләр сирәк була. Купьеллык стажы булган токарь Зайниев Разих Чирай улы - шуларның берсе. Токарь һөнәре- элек-электән уникаль булып тора.Сирәк кешеләр генә –бу һөнәрне сайлый, чөнки бу хезмәт төгәллек, сабырлык таләп итә.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә эшләүчеләргә Һәм аларның балаларына Яңа ел күчтәнәчләре өләшенде.
Кышкы бураннарда борчу тудыра торган участокларның берсе - авыл арасындагы, урамдагы юллар. Кыш ае башланып, беренче кар төшүгә, ҖЧ " Игенче" җәмгыяте механизаторлары, авылларга илтүче юлларны, урамнарны кардан чистартуга керешә.
9 нчы декабрьдә «Игенче» ҖЧҖендә техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонт сезонына әзерләү буенча конкурс үткәрелде.
“Игенче”леләр бу бәйрәмне шактый матур күрсәткечләр белән каршыладылар. Агымдагы елда игенчеләребез 2132 гектар мәйданны биләгән бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралардан барлыгы 8281 мең тонна ашлык җыеп алдылар. Уңыш гектарга 38,8 центнерны тәшкил итте.
Ел саен ноябрь аенда , барлык әниләргә хөрмәт һәм аларның хезмәтләрен тану йөзеннән – Әниләр көне билгеләп үтелә. Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте дә традиция буенча , бу күңелле бәйрәмнән читтә калмый. Шушы матур бәйрәм алдыннан, хатын- кыз хезмәткәрләрне , Казан шәһәренә концертка алып бару оештырылды. Җәмгыятьтә хезмәт куючы гүзәл затлар, төрле тармакларда эшләүче хезмәт ияләре :- сыер савучы, терлекче, ветеринар санитар, повар , бухгалтерлар.
24 нче октябрь көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә Авыл хуҗалыгы hәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән котладылар.
Җаваплылыгы чикләнгән ”Игенче” жәмгыятендә Авыл хуҗалыгы hәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне унаеннан азык-төлек җыелмасы салынган пакетлар бирелде.
Җаваплылыгы чикләнгән " Игенче" җәмгыяте кырларында көзге басу эшләре : җир катламын тирәнәйтү, туңга сөрү эшләре бара. Җир эшкәртү эшләрен югары темпларда алдынгы механизаторлар : Зарипов Ленар, Тимергалиев Ришат, Галиев Илһам , Газизов Минтимер, Газизов Салават , Сираҗиев Сәлим, Мәҗитов Альберт,Хаертдинов Динар, Нотфуллин Әнисләр башкара.
Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыяте ,ел саен, пакетлар тулы күчтәнәчләре белән өлкәннәрне шатландырып тора. Бу чара - матур традициягә әйләнде инде .Өлкәннәр көне уңаеннан, шушы җәмгыятьнең төрле тармагында эшләп, лаеклы ялга чыккан, сигез авылда яшәп гомер итүче 270 ветеран хөрмәтләнде.
2022 елның 13 сентябрендә «Игенче» ҖЧҖ базасында кукуруз үстерү буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н.Миңнеханов, Саба авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәсәншин Г. Ш., «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ вәкилләре, Саба авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе белгечләре , район предприятиеләре җитәкчеләре, игенчелек буенча консультантлар, Актаныш, Алексеевск, Балтач, Кукмара районнарының авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре, «Россельхозцентр» ФДБУ филиалы белгечләре катнашты. Агымдагы елда җәмгыятьтә, «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ белән берлектә , 5 гектарлы тәҗрибә кырында кукурузның 19 гибриды чәчелде.