Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
Инвалидлар декадасы кысаларында "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегенә Карадуган авылы үзэшчәннәре концерт программасы белән кунакка килде.
4 декабрьдә Салавыч авылы балалар бакчасында районыбызның күренекле шәхесе, шагыйрә, спорт мастеры, шашка буенча Дөнья чемпионы Чулпан Габделганиева белән бик җылы очрашу булган.
Өченче декабрь - махсус көн, бу көнне бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына, аларның абруена, хокукларын һәм иминлеген яклауга игътибар җәлеп итәргә тиеш. Нәкъ менә шушы көнне Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә шагыйрь Павел Буханов белән җылы иҗади очрашу узды. Павелга тумыштан ук ДЦП диагнозы куелган, әмма, моңа карамастан, аның искиткеч хәтере бар һәм ул үзенең барлык әсәрләрен һәм башка авторларның әсәрләрен яттан укый.
Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре катнашында Әлмәт районы инвалидлар җәмгыятенең уку-җитештерү предприятиесендә гражданнар белән очрашу узды. Әлеге оешма кием, аяк киеме ремонтлау буенча социаль хезмәтләр күрсәтә, шулай ук чәчтараш хезмәтләре күрсәтә.
3 декабрь көнне - бөтен дөньяда физик мөмкинлекләре чикле булган барлык кешеләрне берләштерә торган Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.
Бу көн БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1992 елда билгеләнгән. Шул ук вакытта оешма инвалидларны иҗтимагый тормышка интеграцияләүгә ярдәм итү өчен дәүләтләрне төрле чаралар үткәрергә чакырды. Бу - иң көчле һәм саф күңелле кешеләр көне, чөнки алар көн саен үз авырулары, җәмәгатьчелек фикере һәм буйсынмаучан язмышлары белән көрәшәләр! Без барыбыз да аларның ихтыяр көче һәм кыюлыгы алдында баш иябез.
Бүген районда инвалидлар иҗтимагый оешмасы активистлары белән инвалидлар декадасына багышланган “Түгәрәк өстәл” узды.
Инвалидлар декадасына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсенең 10 комплексында «Белемле кулланучы» акциясе уздырдылар. Мондый чараларны уздыруның максаты - шәһәр халкының куллану белемнәрен арттыру.
Халыкара инвалидлар көне (International Day of Disabled Persons) 1992 елның 14 октябрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән һәм ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Ассамблея дәүләтләрне - БМО әгъзаларын бу көнне инвалидларның җәмгыять тормышына интеграцияләнүенә юнәлдерелгән чаралар үткәрергә чакырды. Әмма бер көн белән генә чикләнмәс өчен ел саен 1-10 декабрь көннәрендә инвалидлар декадасы үткәрелә.
2020 елның 1-10 декабрендә республикада Халыкара инвалидлар көне кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар проблемаларын хәл итү буенча чаралар комплексы үткәрелде.