ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2025 ел
чәршәмбе

1983 елдан башлап ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Бу көнне кулланучылар бергәлекләре бөтен дөньяда кулланучылар очраша торган көнүзәк проблемага игътибар җәлеп итү өчен берләшә. Закон кулланучылар һәм җитештерүчеләр, импортерлар, башкаручылар, сатучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне төгәл көйли.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

2025 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең темасы - «Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү». Безнең әйләнә-тирә дөньяга зыян китерми торган товарлар һәм хезмәтләр дөньяның төрле өлешләрендә кулланучылар өчен уңайлы һәм арзан булуы бик мөһим.  «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 7 статьясы таләпләре кулланучының товарны (эшне, хезмәт күрсәтүне) файдаланганда, саклаганда, күчереп йөрткәндә һәм утильләштергәндә кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге өчен генә түгел, ә әйләнә-тирә мохит өчен дә куркынычсыз булу хокукын беркетә. 

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки районының Базарлы Матак авылында өлкән яшьтәге гражданнар белән очрашты.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

15
март, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш шәһәрендә яшәүчеләргә бөтен дөньяда уза торган бәйрәм турында хәбәр итү максатыннан, кулланучылар белән очраштылар.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

2024 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре «Академик» сәүдә комплексы территориясендә консультация пункты оештырды. Кулланучыларга һәм сатучыларга товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Ирина Ершова Аксубай районы мәктәпләрендә белемле кулланучы темасына лекцияләр үткәрде.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

2024 елның 15 мартында, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү көнендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Лениногорск шәһәренең 5 нче мәктәбе укучылары өчен «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект» девизы астында лекция үткәрделәр.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова 1 нче Питрәч мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары белән семинар һәм викторина үткәрде.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

Түбән Кама муниципаль районының 35 нче лицеенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Евгения Чернова белән әңгәмә узды. Чара «Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә» багышланган чаралар кысаларында узды һәм анда 8Б сыйныф укучылары да катнашты. Очрашуда түбәндәге сораулар турында сөйләштеләр:

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

Хөрмәтле хезмәттәшләр, кадерле дуслар! 1983 елдан башлап, ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Бу көнне кулланучылар хәрәкәте бөтен дөнья кулланучылары алдында торган актуаль проблемаларга игътибар җәлеп итү өчен берләшә.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International