ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2021 ел
сишәмбе

Халыкара кулланучылар оешмасы (CI) 2021 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең девизы - «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» («Tackling Plastic Pollution») дип игълан итте.

Пластик пычрануга каршы көрәш - ул координацияләнгән халыкара карарлар таләп итә торган глобаль проблема. Бу елның темасы бөтен дөньяда кулланучыларны товарлар сатып алганда экологик яктан тагын да нәтиҗәлерәк карарлар кабул итүгә һәм алга этәрүгә җәлеп итү һәм хәбәрдарлыкны арттыруга ярдәм итәчәк.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

5
март, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «15 нче балалар иҗаты Йорты»нда шөгыльләнүче балалар белән викторина оештырды. Викторинаның темасы: «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш». Очрашуның темасы очраклы гына сайланмады һәм ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган «Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне»нә багышланган иде. Бәйрәм темасын Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе билгели, һәм бүгенге көндә «Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» темасы бик актуаль. Экология һәм әйләнә-тирәлекнең кешелек алдында торган күпсанлы проблемалары хәлне кискенләштерә, пычрануга каршы көрәш -  глобаль проблема.

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

1
март, 2021 ел
дүшәмбе

Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне (World Consumer Rights Day) билгеләп үтелә.

Кулланучының төп дүрт хокукы формалаштырылды

Тэги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International