Республика көне - Татарстанда ел саен 30 августта билгеләп үтелә торган бәйрәм. Нәкъ менә шушы көнне 1990 елда Татарстан ССРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Советлар Союзы таркалганнан соң республика Россия Федерациясе субъекты буларак яшәвен дәвам итте. Әлеге бәйрәм уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән «Татарстан-минем Ватаным» темасына рәсемнәр конкурсы үткәрелде.
"Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендэ халыкны социаль яклау министрлыгы министры урынбасары Мөбәрәкшин Эдел Рәфыйк улы катнашында җыелыш узды.
28 август көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы министр урынбасары Мөбәрәкшин Гадел Рафик улы катнашында Лесхоз интернат-йорты коллективы белән җыелыш булды.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар «Зөя утрау-шәһәрчеге» нә экскурсиягә бардылар. Музейда, чиркәүдә һәм башка истәлекле урыннарда булдылар. Тәрбияләнүчеләргә бик ошады, барысы да канәгать калдылар.
23 нче август көнне «Яшьлек» яшьләр үзәге белгечләре, Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү булекчәсе белгечләре белән берлектә, Байлар Сабасының “Балалар иҗат узәгендә” гаилә елы уңаеннан, “Гаилә җылысы” проектын тормышка ашыру максатыннан, социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләр өчен чара үткәрделәр.
23 нче август көнне «Яшьлек» яшьләр үзәге белгечләре Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү булекчәсе белгечләре белән берлектә Байлар Сабасының “Балалар иҗат узәгендә” гаилә елы уңаеннан, “Гаилә җылысы” проектын тормышка ашыру максатыннан социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләр өчен чара үткәрделәр.
22 августта Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Россия триколоры иң мөһим милли символларның берсе . Ул бөек Россияне гәүдәләндерә, халкыбызны берләштерә, хәрби һәм хезмәт батырлыкларына илһамландыра, имин киләчәккә ышанычны ныгыта.
Шушы бәйрәм уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә “Безнең Россия триколоры” дигән темага акция булып узды.
Ел саен 22 августта барлык россиялеләр Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәләр. Россиянең дәүләт символикасында илебезнең куәте һәм бөеклеге, аның данлы тарихы һәм халкының батырлыклары чагылыш таба.Бу бәйрәм уңаеннан Саба муниципаль районының «Балкыш» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котладылар һәм «Минем Россиям»темасына иҗади рәсем көне оештырдылар.