28 нче февральдэ Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында вак моториканы яхшырту буенча индивидуаль күнекмәләр үткәрелде.
Күп функцияле «Дон» комплексы бу күнекмәләрне үткәрү өчен бик яхшы чишелеш. Ул хәрәкәт координацияләрен үстерүгә ярдәм итә, сенсомотор активлыкны яхшырта, буыннарның сыгылмалылыгын һәм хәрәкәтчәнлеген арттыра.
"Дуга"дигән элемент - горизонталь нигездә теркәлгән, кидерелгән боҗралы дуга рәвешендәге штанга. Күнегү барышында социаль хезмәт алучы боҗраларны башта бер якка, аннары кирегә күчерә. Дуга контроле астында төгәл хәрәкәтләр башкарыла.
"Лабиринт" элементы төрле формалы каналлар һәм өзекләр белән эшлэнгән такта формасында. Кунегүнен максаты: канал буйлап стержень белән хәрәкәт итү һәм аны канал ахырында гына чыгару. Күнегүләр ябык күзләр белән дә башкарыла, бу күпкә катлаулырак, әмма мускуллар хәтерен өйрәтергә мөмкинлек бирә.
Лесхозның картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән «Солдатка хат» акциясе уздырылды.
Үз хатларында хәрбиләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, социаль хезмәтләр алучылар авыр хәрби хезмәт, батырлык өчен ярдәм һәм рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Хатларында алар сугышчыларны 23 февраль бәйрәме белән җылы котлыйлар һәм аларга тизрәк өйләренә кайтуларын телиләр.
ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты "Мин һәм Кызыл китап"балалар эшләнмәләре конкурсын игълан итте. Саба районы "Тургай "балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты" 10 тәрбияләнүче педагоглар белән берлектә әлеге конкурсның муниципаль этабында актив катнашты.
22 февральдә район үзәк китапханәсендә Саба үзәк китапханәсе директоры Билалова Л.Р. җиңүчеләрне бүләкләде. Аннары балаларга яңартылган китапханә белән танышырга тәкъдим ителде. Шул вакытта алар китапханә һәм аның тарихы буенча кыскача экскурсия үткәрәләр.
Экскурсия тәмамлангач, балалар мастер-класс карадылар.
22 февральдә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары өчен бәйрәм концерты оештырдылар.
21 февральдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, социаль хезмәтләр алучылар, тәрбияче белән берлектә, открыткалар ясап, ир-атларга бүләк иттеләр.
2024 елның 16 февралендә 1-9 сыйныф укучыларының фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗади эшләренең республика конкурсы үтте. Конкурста безнең тәрбияләнүчебез Рубцова Владислава катнашты. Ул уңышлы чыгыш ясый һәм үзенең проект-тикшеренү эше белэн 1 урынны ала.
Владиславаны һәм аның җитәкчесе Дәүләтгәрәева Гөлфинә Зөфәр кызын котлыйбыз. Аларга алга таба да уңышлар телибез!
17 февральдә Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Бу чемпионатта өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йорты исеменнән социаль хезмәтләр алучы Заһидуллин Рөстәм Ибраһимович чыгыш ясады, ул 1 урынны алды. Заһидуллин Рөстәмне шундый зур казанышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.