ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Лесхоз өлкәннәр һәм  инвалидлар йортында даими рәвештә сәламәтләндерү чаралары уткәрелеп тора. Күп  функцияле “Дон”комплексы  интернатта  яшәүчеләрнең элементар көнкуреш һәм  техник кунекмәләрен  яхшырту   өчен зур  мөмкинчелек  бирә. Ул кан әйләнешен яхшыртуга, социаль көнкүреш реабилитациясенең нәтиҗәлелеген арттыруга, сенсомотор функцияләрен  торгызуга , когнитив функцияләрне яхшыртуга зур  йогынты  ясый, вак  моториканы яхшырта.

 Фотода ”Дон” күп  фунцияле  комплекс элементларын кулланып  вак моториканы  үстерү буенча кунегуләр:

 “Штатив” элементы- гайканы  стерженының  бер  очыннан икенчесенә һәм  кирегә кучеру  буенча кунегү.

“Панел” элементы-гайкаларны  сүтү һәм  кире  урнаштыру (игътибарны, логик фикерләүне һәм вак моториканы  яхшырта)

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

13
февраль, 2024 ел
сишәмбе

13 февраль көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында тәрбияче җитәкчелегендә радио көне уңаеннан әңгәмә узды. Социаль хезмәтләр алучылар презентация карадылар һәм пластилиннан радио ясадылар. Радио элемтә һәм аралашу чарасы булып кала.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

       2024 елда президент тарафыннан  «Гаилә елы» дип игьлан ителде. Бу чарада балалар белән бергә  әти-әниләре дә катнашты. Чара музыкаль уеннан башланды, ул барлык катнашучыларны берләштерде. Командаларга кызыклы, кайвакыт бик катлаулы йөгерү, сикерү конкурслары тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт осталыкларын күрсәтә алдылар. Спорт бәйрәме бик күңелле узды! Барысы да чын күңелдән ярышты!

 

Тэги: ОСЗ Тургай

12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

     10 февральдә рус шагыйре, прозаигы  Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көнне шагыйрьне искә алу, аның үлемсез шигырьләрен уку, алардан илһам алу һәм аның талантына хөрмәт күрсәтү гадәти хәл. Үзенең кыска гомерендә А.С. Пушкин рус әдәбиятының классикасына әверелгән бик күп әдәби әсәрләр иҗат итә.

Бүген безнең приютта А.С. Пушкин әкиятләреннән өзекләр укыдылар.

 Ике команда ярышты: «Яшел лампа» һәм  «Арзамас". Бу А.С. Пушкин әгъза булган әдәби җәмгыятьләрнең исемнәре. Командалар чиратлап сорауларны сайладылар. Дөрес җаваплар өчен командаларга жетоннар бирелә. Уен нәтиҗәләре буенча катнашучылар татлы сый белән бүләкләнделәр.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

   8 февральдә безнең приют базасында консилиум узды, ул безнең тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре катнашында үткәрелде. Консилиумда балаларның тормышы буенча алга таба планнар һәм бурычлар, тәрбияләнүчеләрнең психологик-эмоциональ өлкәсе, мәктәптә уңышлар турында фикер алыштылар. Әти-әниләр белән гаилә тәрбиясе темасына профилактик әңгәмә үткәрелде.

Тэги: ОСЗ Тургай

9
февраль, 2024 ел
җомга
9 нчы февраль көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Татарстан Республикасы Янгын күзәтчелеге» Саба отряды Шәмәрдән авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре булды.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

8 февраль көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә «Бөек исем – Менделеев» темасына танып белү сәгате үткәрелде. Социаль хезмәт алучылар бөек рус – энциклопедисты, профессор Д.И. Менделеевның тормышы һәм эшчәнлеге турында презентация карадылар.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

7
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

7 февраль-Россиядә кышкы спорт уеннары көне. Бу бәйрәм хөрмәтенә Лесхоз  өлкәннәр һәм  инвалидлар йортында яшәүчеләр чаңгыга чыктылар . Бәйрәм датасы 2014 елда Сочида узган XXII Кышкы Олимпиада уеннары ачылу белән бәйле.

Мондый көн очраклы сайланмаган - бу Сочи олимпиадасының ачылу еллыгы.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

7 февраль-Россиядә кышкы спорт уеннары көне. Бу бәйрәм хөрмәтенә Лесхоз  олкэннэр һәм  инвалидлар йортында яшэучелэр чаңгыга чыктылар . Бәйрәм датасы 2014 елда Сочида узган XXII Кышкы Олимпиада уеннары ачылу белән бәйле. Мондый көн очраклы сайланмаган - бу Сочи олимпиадасының ачылу еллыгы.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

      6 февральдә приютта Попечительләр советының чираттагы утырышы узды. Утырышта попечительләр Советынын әгъзалары катнашты: Гайнетдинова Л. Н - Саба муниципаль районы ОСЗ начальнигы, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы - Биккинин А. И., Ильясов Ф. И. - Саба муниципаль районы ветераннар советы рәисе һәм Котдусова М. И.- Саба муниципаль районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ инспекторы. Утырышта приют директоры Асанова А.К. доклады тынланды, анда 2023 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2024 елга планнар күрсәтелде.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International