ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

20 декабрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында социаль хезмәтләр алучылар Лесхоз Мәдәният йорты китапханәсенә бардылар. Китапханәче Т.Л. Гаянова “Кешенең сәламәт яшәү рәвеше” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Ул авырулар, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, организмга кабатланмас зыян китерергә мөмкин булган зарарлы гадәтләр турында сөйләде. Безнең интернат укучылары шулай ук яңа китаплар һәм газета-журнал басмалары белән таныштылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

19
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

    Яңа ел бәйрәмнәре - иң дулкынландыргыч һәм көтелгән бәйрәмнәр! Нәкъ менә Яңа елны барыбыз да түземсезлек белән көтә. Бәйрәм алдыннан  яңа ел фотозонасы оештырылды, балалар коридорларны, кабинетларны һәм үз бүлмәләрен яңа ел стилендә бизәделәр. Яңа ел  яна бәхетләр, илебезгә тынычлык алып килсен.

Тэги: ОСЗ Тургай

19 декабрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортында хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә “Хезмәт терапиясе” үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучылар үз куллары белән яңа ел бүләкләре ясадылар.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

      Приютта  декабрь аенда «Батырлык дәресе» дигән   махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу узды.

Батырлык дәресе җылы дуслык шартларында үтте. Балалар конкрет мисалда чын геройларның янәшә яшәвен, батырлык, туган илгә мәхәббәтнең патриот һәм чын Россия гражданы сыйфатлары булуын күрделәр.

Тэги: ОСЗ Тургай

15
декабрь, 2023 ел
җомга

«Урам җыештыручы» һөнәре авыр, әмма бик кирәкле хезмәт булып санала. Ул булмаса ишегаллары, подъездлары, биналары аяныч күренер иде. Балалар бу һөнәрнең мөһимлеген яхшы аңлыйлар.

Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

13
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

13 декабрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында, хезмәт инструкторы җитәкчелегендә, “Пайеткалардан картина” дигән темага “Трудотерапия” социаль-тернәкләндерү технологиясе үткәрелде. Пайеткаларны куллану кулларның вак моторикасын һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә ярдәм итә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

11
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

 8 декабрьдә Саба район мәдәният йортында сәламәтлекләре чиклеләр өчен “Кыш бабай бәйрәмгә чакыра”дип исемләнгән Яңа ел чыршысы үткәрелде. Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар очен интернат  йорты социаль хезмәтләр алучылары бәйрәмдә катнаштылар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

8 декабрьдә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортында үзләренең хәйрия концертлары белән Кукмара районы  Арбаш  авыл клубы коллективы чыгыш ясады. Концерт программасы популяр җырларны, төрле һәм якты бию чыгышларын үз эченә алды. Өлкән яшьтәге кешеләрнең шатлыклы йөзләре чарада катнашучылар өчен иң югары бүләк булды. Өлкәннәребез  турында мондый кайгырту җәмгыять тормышының аерылгысыз өлеше булып тора һәм өлкән яшьтәге кешеләргә тормыш ышанычын бирә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International