ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2023 ел
җомга

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләрен алучылар Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Бик күп кызыклы һәм матур урыннарда булдылар. Зоопарк  белән  Кремль биләмәсендә йөрделәр.

Сәяхәттән барысы да күңелле тәэсирләр һәм күп уңай эмоцияләр генә түгел, ә күңелле һәм кызыклы вакытны искә төшерәчәк фотога төштеләр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

26
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

22 сентябрьдә безнең районда ел саен көзге бәйрәм, Кабак бәйрәме уза. Традиция буенча, безнең приют та  Сабада узган бәйрәмдә актив катнашты. Дус коллектив һәм тәрбияләнүчеләр озак вакыт дәвамында күргәзмәгә әзерләнделәр: яфраклардан фотозона, кабактан эшләнмәләр ясадылар, ризыклар пешерделәр.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

 21 сентябрьдә безнең приют Яңа проектны башлап җибәрде. Проектның максаты-тәрбияләнүчеләребезне игелеккә, ярдәмчеллеккә һәм ярдәмгә мохтаҗ булган һәркемгә ярдәм күрсәтүгә өйрәтү.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

Бөтендөнья Альцгеймер турында хәбәрдарлык ае-һәр сентябрьдә үткәрелә торган Халыкара акция. Бу акция кысаларында ел саен, 21 сентябрьдә, Бөтендөнья Альцгеймер авыруына каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Деменция - хәтер, фикерләү, үз-үзеңне тоту һәм көндәлек гамәлләрне башкару сәләте деградациясе бара торган синдром ул. Бөтендөнья Альцгеймер авыруы ае кысаларында Лесхоз картлар интернат-йортында деменцияне профилактикалау буенча чаралар һәм дәресләр уздырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

23
сентябрь, 2023 ел
шимбә

Көз-барлык территорияләрдә чисталык һәм тәртип урнаштыру өчен традицион вакыт. 22 нче сентябрьдә безнең интернат-балалар йорты һәм аңа якын территориядә көзге өмә үткәрелде.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

22
сентябрь, 2023 ел
җомга

22 нче сентябрдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре «Кабак бәйрәме-2023» иҗат фестивалендә катнашты.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

20
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

19 августта «Халыкара өлкәннәр көне»  уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортын «Тулган Ай» фольклор ансамбле үзенең визиты белән сөендерде. Аларның башкаруында күңелле җырлары һәм яхшы теләкләр яңгырады.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

18
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән «Ничек теракт корбаны булмаска» дигән темага полиция участок хезмәткәре белән очрашу үткәрелде

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында  Әхмәт хәзрәт белән дини тәрбия дәресләре кысаларында очрашу уздырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International