ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

21 июньдә безнең тәрбияләнүчеләр Казанга экскурсиягә бардылар. Башта яхталарда йозделәр, аннары балалар махсус җиһазландырылган уен мәйданчыгында уйнадылар.

Бу көнне балаларга Бауман урамындагы "Блинная" да тәмле төшке аш оештырылды.

Балаларны " Татмак "пиццасы һәм лимонады белән сыйладылар. Аларга бик ошады. "Блинной" һәм "Татмак", шулай ук "Альпари" хәйрия фондына кайгыртулары өчен рәхмәт. Экскурсия балаларга бик ошады.

Тэги: ОСЗ Тургай

20 июньдә "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында  мастер - класс узды. Мастер-классны приют хезмәткәрләре тәрбияче  Башарова Рүзилә һәм педагог - психолог  Сапарова Алсу үткәрде.  Балалар үз эшләнмәләрен приют хезмәткәрләренә бүләк иттеләр. Тәрбияләнүчеләргә бу мастер-класс бик ошады,чөнки ул балаларга гына түгел,ә приютта эшләүчеләргә дә шатлык китерде.Безнең егетләр безгә үз куллары белән ясалган сувенирлар бирергә бик яраталар.

Тэги: ОСЗ Тургай

19 июньдә "Тургай" приютында ПДН инспекторы Котдусова Миләүшә Илдаровна белән  очрашу узды. Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү профилактика эшенең иң мөһим аспекты булып тора. Әңгәмәдә җинаятьләр һәм хокук бозулар өчен балигъ булмаганнарның административ һәм җинаять җаваплылыгы турындагы сораулар яктыртылды. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.

Тэги: ОСЗ Тургай

21
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

21 июньдә, “Наркотикларсыз тормыш” наркотикларга каршы республика акциясе кысаларында, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә “Үз-үзеңне контрольдә тоту ысуллары” темасына әңгәмә үткәрелде.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

16
июнь, 2023 ел
җомга

13 июнь көнне наркотикларга каршы республика айлыгы кысаларында мөстәкыйль яшәү төркеме тәрбияләнүчеләре белән  “Наркотикларсыз тормыш!" дип исемләнгән профилактик чара узды.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

15
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

            Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта социаль хезмәтләр алучылар Ермолаева Светлана һәм Заһидуллин Рөстәм җиңел атлетика буенча район чемпионатында катнаштылар. Ярышларның төрле юнәлешләре буенча беренче һәм икенче урыннарны алдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

13
июнь, 2023 ел
сишәмбе

12 июньдә ил мөһим дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә. Бу вакыйга алдыннан безнең приютта музей экспонатларыннан күргәзмә әзерләнде. Анда безнең ата-бабаларыбыз кулланган әйберләр күрсәтелгән. Безнең максат-балаларны халкыбызның тарихи үткәне, тирән борынгы көнкүреш әйберләре белән таныштыру, алар яшәгән Җир өчен хөрмәт һәм горурлык хисе уяту иде. Балаларга ата-бабаларының тарихын белергә һәм өйрәнергә кирәк, чөнки нәкъ менә шушы нигездә патриотизм тәрбияләнә.

Тэги: ОСЗ Тургай

12 июньдә безнең "Тургай" приютында баш киемендә төрле рәсемнәр ясау буенча мастер-класс узды. Безнең тәрбияләнүчеләр өчен мастер-классны рәссам Гринько Анна Сергеевна, волонтерлар Кәримуллина Альбина Генадевна һәм Куркина Анастасия Александровна оештырдылар һәм үткәрделәр.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

   11 июньдә безнең Иске Икшермә авылында "Сабантуй"бәйрәме билгеләп үтелде. Сабантуйда балаларыбыз очен балык тотуда, капчыкларда йөгерүдә,әтәч тотуда,озынлыкка сикерүдә, күзләре ябылган чүлмәккә таякның төгәл эләгүендә һәм башка күп нәрсәләрдә ярыша алган уен мәйданчыгы оештырылды. Безнең егетләр өчен иң дулкынландыргыч тамаша - милли көрәш-кореш булды.Бэйрэм бик кунелле утте.

Тэги: ОСЗ Тургай

11
июнь, 2023 ел
якшәмбе

Россия көне алдыннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта «Россия флагы» акциясе уздырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International