9-нчы июнь көнне Югары Утар балалар интернат-йортында “Сабантуй – 2023” балалар бәйрәме узды.
Бүген Югары Утар балалар интернат-йортында, ел саен 8 июнь көнне билгеләп үтелә торган социаль хезмәткәр көненә багышланган, тантаналы чара узды.
Бүген 9 июньдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара, алдынгыларны һәм юбилярларны котлау булды. Чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Р. Ишниязов,Татарстан Республикасы Социаль яклау идәрәсе начальнигы Л. Н. Гайнетдинова катнаштылар.
8 июнь көнне Казан шәһәрендә инвалид балалар өчен «Бәхет белән ярыш» дип исемләнгән велосипед ярышы узды, әлеге чарада безнең тәрбияләнүчеләр дә катнашты.
Лесхоз интернат-йортында яшәүчеләр күп еллар махсус бүленгән участокта үз куллары белән яшелчәләр, тәмләткечләр һәм чәчәк түтәлләре булдыралар. Хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар чүп үләннәреннән җиләк түтәлләрен арындырдылар һәм җирен йомшарттылар.
Бу рус теленә багышланган Россия һәм халыкара дәүләт бәйрәме. 6 июньдә , А.С. Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә. Ул хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы һәм үз иҗаты белән рус теленең бөтен матурлыгын һәм байлыгын күрсәткән кеше дип санала.
Бу бәйрәмдә Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интерна - йортында , тәрбияче җитәкчелегендә , социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә А.С. Пушкин шигырьләрен укыдылар.
2-нче июнь көнне Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбияләнүчеләре Байлар Сабасында урнашкан “Гаилә" паркында булдылар.
31-нче май көнне «Шәфкатьлелек» корпусында янгынга каршы куркынычсызлык буенча өйрәнүләр узды.