Халыкара гаилә көнендә Югары Утар балалар интернат-йортының "Хәтер бакчасында" агачлар утыртылды.
Ел саен 15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.Гаиләдә кеше тормышы башлана, монда аның граждан буларак формалашуы бара.Гаилә-мәхәббәт , хөрмәт , бердәмлек һәм ярату чыганагы.
15 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар белән, гаилә парлары бергәләп «Гаилә бәхете» дип аталган рәсем ясадылар. Ир-егетләр яраткан парларына чәчәкләр бүләк иттеләр.
8-нче май көнне тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләр һәм директор Хуҗин М.М. балалар интернат-йорты территориясендә һәм Корсабаш авыл җирлегендә үткәрелгән митингларда катнаштылар.
Бүген безнең балалар "Бизәкле перәннекләр" мастер-классында катнаштылар, һәм алар үзләренә кулинария шедеврын булдыру мөмкинлеге алдылар. Башта балаларга перәннекне ясау процессы һәм татлы глазурь составы турында сөйләделәр. Шуннан соң төркем рәсем остаханәсенә әверелә. Балалар зур энтузиазм белән эшне башладылар, аларның һәрберсе мөмкин кадәр матуррак һәм кызыклырак итеп үз перәннекләрен буярга тырышты.Перәннекләр искиткеч матур һәм тәмле булды.
Бүген безнең приютта тәрбияләнүчеләр гадәти булмаган экскурсиядә булдылар. Алар Казан шәһәрендәге Борис һәм Глеб чиркәвендә булдылар. Балалар гыйбадәтханәнең тарихын белделәр һәм чиркәүнең башка истәлекле урыннарын күрделәр. Балаларга бинаны һәм манараны карап чыгу гына түгел, ә шулай ук үзләрен кыңгыраучылар ролендә сынап карау өчен уникаль мөмкинлек бирелде. Экскурсия балаларда зур тәэсир калдырды.
Канәфер Җиңү символы булып тора. Борын-борыннан бу чәчәк ныклык белән ассоциацияләнә.Канәфер батырлык,намуслылыкны гәүдәләндерә.Кызыл төс кан дигәнне аңлата: чөнки Җиңү бәһасез корбаннар бәрабәренә кыйммәтле җиңү булды.
10 май көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә,социаль хезмәт алучылар белән берлектә, җиңү чәчәге ясалды.