02 ноябрь көнне Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан балигь булмаган балалар белән чара үткәрделәр.
31 октябрь көнне балалар белән «Нарат» боз сараенда булдык.Тимераякта шуу бик популяр спорт төре булып кала, аны өлкәннәр дә, балалар да бик теләп башкара. Күпләр тимераякны бик яхшы белә, әмма кайбер егетләр беренче тапкыр тимераякка бастылар, ләкин үзләренең куркусызлыгы һәм үҗәтлеге белән алар бозны яулап ала алдылар! Барысы да канәгать калды, уңай хис-кичерешләр алдылар!
29 октябрь көнне безнең приют махсус хәрби оперциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю оештырды. Балаларыбыз һәм приют коллективы чәк-чәк әзерләделәр, ул тиздән гуманитар ярдәм кабул итү пунктына тапшырылачак. Безнең балалар интузиазм белән бу ризыкны әзерләргә өйрәнделәр һәм авыр вакытта безнең солдатларга ярдәм итәргә бик шат иделәр.
Бүген Лесхоз интернат-йортында Теләче муниципаль районыннан делегация – Ветераннар Советы булды. Социаль хезмәтләр алучылар алдында матур концерт программасы белән чыгыш ясадылар, бүләкләр өләштеләр. Аларга еллык игътибарлары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!
30 октябрь көне Россия Хәрби-Диңгез Флотына нигез салу көне дип санала. РФ Хәрби-Диңгез Флоты башкомандующиеның боерыгы нигезендә, бу дата, 1996 елдан башлап, һөнәри бәйрәм — Диңгезче-су өстендә йөрүче көне буларак билгеләп үтелә.
Әлеге бәйрәм уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә презентация карау оештырылды.
28 октябрьдә Россиядә Әбиләр һәм бабайлар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм өлкән буынга багышланган һәм дөньяның күп илләрендә билгеләп үтелә, әмма билгеле бер датага төгәл халыкара бәйләнеш юк. Россиядә Әбиләр һәм бабайлар көне 2009 елдан бирле билгеләп үтелә. 28 октябрь көне славяннарның «Көзге бабайлар» бәйрәме белән бәйле, ул ата-бабаларны хөрмәтләүгә багышланган һәм октябрь ахырында билгеләп үтелгән.
Әлеге бәйрәм уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә, әби-бабайларыбызга бүләк итү өчен открыткалар ясадык.
Кадерле әби-бабайларыбыз! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Бу искиткеч көндә сезгә мәхәббәтегез, зирәклегегез һәм кайгыртучанлыгыгыз өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Сез-безнең гореф-гадәтләребезне һәм тарихыбызны саклаучылар, сезнең ярдәмегез һәм яхшы киңәшләрегез безнең өчен бик кыйммәтле. Гомерегезнең һәр көне шатлык, сәламәтлек һәм бәхет белән тулы булсын. Без сезнең белән горурланабыз һәм чиксез яратабыз! Сезгә нык сәламәтлек, җылылык һәм уңайлылык телибез.
Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан Саба муниципаль районының «Балкыш» үзәгендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгын чыганагында хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча тренировка үткәрделәр. Барлык хезмәткәрләр янгын вакытында үз-үзләрен тоту һәм гамәлләрен инструкция нигезендә эшләделәр. Тренировка эвакуациясе гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы И.Г Закиров җитәкчелегендә узды.
Россиянең социаль фонды базасында район пенсионерлары арасында компьютер белеме буенча укулар башланды. Безнең хезмәт алучылар да бу юнәлештә белемнәрен тулыландыралар.