Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр белән "куркынычсызлык мәктәбе" дигән социаль технология буенча дәрес үткәрелде.
Хәзерге вакытта өлкән яшьтәге кешеләр алдында көнкүреш һәм тормыш кыенлыклары килеп чыга, алар белән һәрчак аңлашып булмый. Өлкән яшьтәге кешеләр кайвакыт белми, ә еш кына оныталар көнкүрештә куркынычсызлык гади чаралар турында.
Нәкъ менә шушы төркем өчен «өлкәннәр өчен тормыш куркынычсызлыгы мәктәбе»программасы эшләнгән.
Ул үз эченә хәзерге җәмгыять шартларында һәр кешенең яшәеше белән бәйле төп мәсьәләләрне ала.
16 нчы апрельдә тәрбияче Васильева Э.Р. «1945 елда Берлин стратегик һөҗүм операцияләре башланган көн» темасына дәрес үткәрде.
16 нчы апрельдә тәрбияче Сиразиева Г.Ф. «Баланың мәрхәмәтсез мөгамәләдән үзен яклау хокукы» дигән темага танып белү дәресе үткәрде.
Һәр ел саен бөтен дөньяның православие христианнары үзләренең төп бәйрәмнәрен- Пасха бәйрәмен билгеләп үтәләр.
Пасха Россия һәм бөтен дөнья дин тотучылары өчен төп христиан чиркәү бәйрәмнәренең берсе. Россиядә Пасханы бәйрәм итүнең күп гасырлык традицияләре һәм гореф-гадәтләре бар. Пасханы кешеләр аеруча түземсезлек белән көтәләр, чөнки икеләтә шатлык: язның килүе, барлык тереклекнең яңартылуын символлаштыра. Россиядә Пасханы бәйрәм итү бик күп кызыклы традицияләр, гореф-гадәтләр, ритуаллар белән аерылып тора, алар бүгенге көнгә кадәр борынгы заманнардан сакланып калган.
Пасха йомыркалары һәм Пасха куличлары бәйрәмнең төп атрибуты.Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылар, барысы кебек үк, Пасха бәйрәменә алдан әзерләнәләр. Тәрбияләнүчеләр Пасха йомыркаларын буядылар һәм бизәделәр.
13 нче апрель көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тәрбияче Нуриева Л.Р. «Сак булыгыз-электр приборлары» темасына әңгәмә үткәрде.
12 апрельдә изге Рамазан аенда «Тургай» приютында Ифтар узды. Приютның барлык хезмәткәрләре әлеге чараны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнаштылар. Кунаклар арасында: Рафик Хәзрәт, Саба муниципаль районы ОСЗ начальнигы Гайнетдинова Л. Н., Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Биккинин А.И., приютта күп еллар эшләгән җитәкче Сабитов А.Н., приют ветераннары, тәрбияләнүчеләр хезмәткәрләре бар иде. Безнең ифтарның бер максаты - балаларны татар мәдәнияте белән таныштыру иде.
12 нче апрель көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә урта төркем тәрбиячесе Шәйхиева Елена Александр кызы тәрбияләнүчеләр белән берлектә «Космик Әлифба»дип аталган чара үткәрде.