12 апрельдә бөтен дөнья Космонавтика көнен - кешенең космоска беренче очышына багышланган истәлекле датаны билгеләп үтә.
Әлеге бәйрәм хөрмәтенә һәм «Арт терапия» технологияләре кысаларында социаль хезмәткәрләр «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге йортында социаль хезмәтләр алучылар белән чираттагы чараны үткәрделәр. Бу көнне иҗат дәресе "космик" тематикага багышланган иде. Безнең әбиләр һәм бабайлар шатлык белән космик рәсемнәр ясаганнар, фигураларның пластилинын ясаганнар, аппликация методын кулланганнар. Чара бик мавыктыргыч, кызыклы килеп чыкты һәм аларга күп кенә уңай хис-кичерешләр китерде.

Космонавтика көне башта СССРда, ә аннан соң Россиядә һәм постсовет киңлегенең башка илләрендә 12 апрельдә кеше космоска беренче очышын билгеләп үтү өчен билгеләнгән дата.
12 апрельдә «Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында» Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар арасында Космонавтика көненә багышланган викторина үткәрделәр. Тәрбияләнүчеләр ике командага бүленделәр «Гагариннар» һәм «Дуслык» командалары. Алар викторинада бик теләп катнаштылар, сорауларга дәртләнеп җавап бирделәр, космосны яулау турындагы мәгълүматны кызыксынып тыңладылар. Чара җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә узды.
12 апрель көнне Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Космонавтика көненә һәм Ю.А. Гагаринның космоска очуына 62 ел тулуга багышланган тематик чара уздырдылар. Чараны үткәрүнең максаты: үз илеңә карата патриотизм хисе тәрбияләү, үз гомерләрен космосны яулауга багышлаган кешеләргә карата горурлык һәм хөрмәт тәрбияләү.
11 апрель көнне Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көненә багышланган «Истә тотарга кирәк» темасына хәтер дәресе үткәрделәр. Чараны үткәрү максаты: балигъ булмаганнарның үз халкының тарихын, аның үткәнен һәм бүгенгесен белү омтылышын формалаштыруга ярдәм итү, патриотизм, үз халкы өчен горурлык, җаваплылык хисе үстерү, Ватанга, фашизмны җиңгән кешеләргә мәхәббәт тәрбияләү.
"Демография" милли проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны Саба районы медицина учреждениеләренә илтү гамәлгә ашырыла.
Бүген Олы Шыңар, Кече Шыңар, Чулпыч һәм Мингер авыллары халкы өчен оештырылды.
11 апрельдә ел саен Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне билгеләп үтелә, ул 1945 елның 11 апрелендә Бухенвальд концлагеры тоткыннарының интернациональ күтәрелеше истәлегенә билгеләнгән.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бу истәлекле дата хөрмәтенә социаль хезмәтләр алучыларга «Азатлыкка өмет белән» темасына документаль фильм күрсәтелде.
9 нчы апрель көнне “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты”дәүләт казна учреждениесе коллективы «Милләт яме -йола, бәйрәмнәрдә!» дип исемләнгән фестиваль-конкурста катнашты.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты территориясендә җыештыру эшләре дәвам итә.