Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чүп җыю һәм территорияне санитар чистарту өмәсе булып узды. Хезмәткәрләр өмәдә актив катнаштылар. Территориядә бөтен кар таратылды һәм чүп-чар җыелды.
Өмә-ул территорияне җыештыру гына түгел, ә аралашу, яхшы кәеф, уңай эмоцияләр дә! Өмә бик актив үтте. Эш нәтиҗәләре барысын да сөендерде!
Бу атнада "Каникуллар безнең белән!" акциясе һәм "Пушкин картасы" мәдәни мәгърифәт программасы кысаларында, безнең тәрбияләнүчеләр катнашкан чаралар.
2008 елдан башлап ел саен 2 апрельдә Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне (World Autism Awareness Day) билгеләп үтелә. Ул БМО Генераль Ассамблеясының 2007 елның 18 декабрендәге резолюциясе белән билгеләнгән, анда аутизм белән авыручы балаларның күп булуы турында борчылу белдерелгән. Аутизм-нерв системасы үсешендә даими бозылу, ул балачакта ук күренә һәм җенесенә, расасына яки социаль-икътисади статусына бәйле түгел.
31 мартта Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, «Аутизм-нәрсә ул ? " темасына лекция һәм “ Зәңгәр лента” акциясе үткәрелде.
.
Бүген Югары Утар балалар интернат-йорты территориясендә учреждение территориясен санитар чистарту буенча эш башкарылды.
28 мартта «Тургай» приютында язгы «Нәүрүз» бәйрәме узды. Бәйрәмне оештыручы һәм спонсоры Шафиков Рифкать Зиятдин улы булды. Рифкать Зыятдин улы чын Мич алып килде, анда коймаклар пешерделэр. Шулай ук мич янында зур казан урнаштырылды, анда приютның барлык кунаклары һәм балалар өчен плау әзерләнде. Чараның кунаклары булып безнең спонсорлар, социаль өлкә һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, безнең белән күп еллар эшләгән хезмәткәрләр, приютның элеккеге җитәкчеләре, бүгенге көндә приютта эшләүчеләрнең барысы да, һәм, әлбәттә, приютта тәрбияләнүчеләр дә торды. Бэйрэм бик кунелле булды.