Өстәл уеннарын балалар гына түгел , олылар да ярата. Өстәл лотосы-күңел ачу уены. Уен Итальян чыгышыннан.Ул 16 гасырда уйлап табылган. Лото вак моториканы яхшыртырга ярдәм итә. Бу уенчыларның бармаклары вакыт узу белән җайлырак,тыңлаучанрак булачак.Бу хәрәкәтләр координациясе яхшырачак дигәнне аңлата.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар лото уены уйнадылар.
24 мартта республика конкурсының зона этабында, «ТРның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе 2023 " безнең приютны Зиганова Ләйсән Мансур кызы лаеклы тәкъдим итте. Зур эш стажы булган Педагог судьялар комиссиясе әгъзаларына үз эшен тәкъдим итте һәм бөтен эшчәнлеген җәмәгать тәрбиячесе сыйфатында күрсәтте.Үзенең доклады барышында Зиганова Лэйсэн балигъ булмаган балалар белән барлык проблемаларны һәм аларны хәл итү ысулларын чагылдырды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Лэйсэн Мансуровна лауреат дипломы белән бүләкләнде.
24-нче март көнне Югары Утар балалар интернат-йортында ифтар бәйрәме узды.
21-нче март көнне, Бөтендөнья Даун синдромлы кешеләр көнендә, Югары Утар балалар йортында төрле дәресләр узды.
21-нче март көнне балалар йортында язгы “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде.
22 мартта «Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар.Алар анда «тере үрмәкүч-гигантлар»күргәзмәсендә булдылар.Балалар бик шатландылар!Алар үрмәкүчләрнең төрле төрләре белән таныштылар. Күргәзмәдән соң, безнең балалар «игелекле ашханә»гә бардылар,анда алар өчен бәйрәм өстәле әзерләнгэн иде.Төшке аштан соң экскурсия программасы Кремльдә дәвам итте. Музей экскурсоводлары балаларга безнең төбәк тарихы,халкыбызның йолалары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр,Бу сәяхәт безнең тәрбияләнүчеләрнең йөрәкләрендә озак калачак!
21 март конне күп илләрдә яз килү белән бәйле Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелә. Бу бэйрэм, көн белән төн тигезләнгән тәүлеккә туры килә. Шушы уңайдан 21 мартта Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында “ Күңелле стартлар " узды.
Бу мавыктыргыч чарада интернатта яшәүчеләр үзләре катнашты. Барлык катнашучыларда да бу спорт чарасы яхшы күтәренке кәеф һәм уңай тәэсирләр калдырды.
17 мартта «Тургай» приюты Саба районының социаль яклау отчет концертында катнашты. Залда җылылык һәм дуслык атмосферасы хөкем сөрә, төрле халык тематикасы җырлары яңгырый, «самоварны чистарту» халык йоласы күрсәтелде. Татар халык биюләре дә күңелле булды. Концерт тамашачыларның кайнар алкышлары астында узды. Якты номерлар барлык кунакларның һәм катнашучыларның күңелләрендә онытылмас тәэсир калдырды.