ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Бигәнәй мәдәният йорты каршында  гөрләтеп Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттек. Күңелле күмәк уеннар уйнадык, һөнәрләребезне күрсәттек. Бәйрәм тәмле ботка һәм бәйрәм коймагы белән чәй эчеп тәмамланды

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

26
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән китап атналыгында Ш.З.Зиннуров исемендәге  Сатыш гомумбелем бирү мәктәбендә урнашкан китапханәдә экскурсиядә булдык. Китапханәче Гүзәлия Миңнехановна балаларны китапның ничек басылуы, аның кешеләргә файдасы, китапларның төрләре,  китапханәче хезмәте белән таныштырды. Китап - белем чишмәсе, аны кадерләү, саклау,  кечкенәдән китапка мәхәббәт тәрбияләү - тәрбиячеләр, укытучылар, китапханәчеләрнең изге бурычы.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

23
март, 2026 ел
дүшәмбе

Дәртле җыр-биюләр, Кыш бабайны озату, Язны каршы алу, табышмаклар чишү, язгы  сынамышлар әйтү, күңелле уеннар  белән 19 март көнне  Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме узды. 

Ак кар эри, сулар ага, 

Нәүрүз - яңа көн туа.

Шатлык, бәхет китерсен, 

Гаиләләргә тынычлык бирсен!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

18
март, 2026 ел
чәршәмбе

Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәһим улы Шәфигуллин "Закон территориясе" республика конкурсында "Авыл җирлеге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен" номинациясендә I урынны алды һәм диплом белән бүләкләнде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасындагы чемпионатта Сатыш авыл җирлегеннән 2 команда катнаша: Сатыш һәм Бигәнәй. Чемпионат ел саен үткәрелә һәм Татарстан Республикасы Саба районы авыл җирлекләренең иң яхшы волейбол коллективларын берләштерә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

16
март, 2026 ел
дүшәмбе

7 март көнне Сатыш мәдәният йортында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда барлыгы 5 команда катнашты.
1 урын-Бигәнәй;
2 урын-Икшермә;
3 урын-Сатыш урта мәктәбе-1;
4 урын-Шытсу;
5 урын-Сатыш урта мәктәбе-2.
Иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

5
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә беренче сыйныф укучылары өчен истәлекле вакыйга - “Әлифба бәйрәме” булып узды. Укучылар белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре дә катнашты. Укучылар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте. 1нче сыйныф укучылары, Әлифбаны өйрәтүдә зур тырышлык куйган укытучыларына,әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

4
март, 2026 ел
чәршәмбе

Алдынгылар Хәрәкәте рәисе Шәрифуллин Ансар Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында  "Сәламәт яшәү рәвеше. Ничек көчле һәм чыдам булырга?" дигән тема астында бакчада тәрбияләнүчеләр белән спорт төрләре, сәламәтлек һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның көндәлек режимы турында фикер алышты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Мамалай авыл клубында күптән түгел кыска вакытлы ялга килгән СВО катнашучысы И.Шиһапов белән очрашу узды. Очрашу күңелле һәм җылы шартларда узды, сугыш хәрәкәтләре, җиңүгә таба барган авыр юлда нинди авырлыклар һәм сынаулар узарга туры килүе турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Ул үзенең дуслары, авыр минутларда бер-берсенә дусларча ярдәм итүләре турында сөйләде. Очрашу ахырында барысы да солдатка нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм тизрәк җиңү белән кайтуын теләделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылы мәдрәсәсе музее хезмәткәрләре, балалар белән бергәләп, Ватанны саклаучылар көненә багышланган стенгазета-котлау ясадылар. Стенгазетлар һәрвакыт теләсә кайсы интерьерның бәйрәм бизәлешендә бар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International