Сатыш авыл җирлеге Саба муниципаль районының Җиңүнең 81 еллыгына багышланган Җиңү Парадында хезмәт династиялары һәм хәрби машиналар парадында катнашты.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы бәйрәме уңаеннан Сатыш авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Районнан вәкил- Салимов И.Р., Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф. Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Р.Н. исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
8 май көнне Сатыш авыл җирлеге оешма җитәкчеләре, җирлек халкы белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган “Агачлар утырту” акциясендә катнаштылар.
Сатыш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг-концерт булып узды. Чарада мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, тыл ветераннары, авыл халкы катнашты. Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән концерт күрсәтелде.
7 май көнне Бигәнәй авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган "Бөек елларга баш иябез" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары чакырылган иде. Ветераннар авыр балачак хатирәләре белән уртаклаштылар. Тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш чоры балаларын мәдәният хезмәткәрләре оештырган түгәрәк өстәл артында чәй эчәргә чакырдылар. Аларга нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, якынлашып килүче бәйрәм-Җиңү көне белән котладылар.Чарада ярдәм иткән иганәчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм.
7 май көнне Мамалай авыл клубында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Тантананы Коръән укып Рәфыйк хәзрәт ачып җибәрде. Шундый истәлекле вакыйга белән котлап, кунаклар рәхмәт сүзләрен җиткерделәр . Якташларыбыз истәлегенә бер минут тынлыктан соң, обелискка чәчәкләр салдылар, чара концерт белән дәвам итте һәм чәй эчү белән тәмамланды.
Сатыш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә төзелгән һәйкәл тирәлегендә төзекләндерү эшләре башкарылды. Бюджет системасы хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез.
Чисталык икеайлыгы кысаларында Сатыш авыл җирлеге зиратларында өмәләр булып узды.Авыл халкы, кайткан кунаклар актив катнаштылар. Өмәдә катнашучылар тирә-якны коры-сарыдан, коелган яфраклардан һәм кыш буе җыелган башка чүп-чардан чистарттылар. Авыл зиратын тәртипкә китерү өчен күп көч кирәк булды. Катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында - бөтендөнья хезмәтне саклау көнендә "Хезмәтне саклау-балалар күзлегеннән" дигән "Интеллектуаль - уен викторинасы" узды. Балалар участокта уеннар уйнаганда, шөгыльләр, экскурсияләр вакытында саклык чаралары турындагы сорауларга җавап бирделәр, беренче ярдәм күрсәтү буенча сюжетлы-рольле уен уйнадылар. Һәркайда, һәрвакыт сак булыйк, сәламәтлек, иминлегебез - үзебезнең кулларда.
25 апрелендә Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә" «Цифрлы гигиена» дип исемләгән чара узды. Чарада катнашучылар цифрлы һәм финанс куркынычсызлыгы тематикасын ачыклый торган видеоролик карадылар. Әлеге чаралар үзләрен, якыннарын һәм җәмгыятьне төрле куркынычлардан саклый алырлык аңлы буын тәрбияләү өчен мөһим.