ЯҢАЛЫКЛАР


7
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

Сатыш авыл җирлегенең барлык мәдәният йортында "Бөтен гаилә белән Яңа елга!» дип исемләнгән балалар бәйрәме үткәрелде. Чара башында бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы килсен өчен балалар берничә биремне  үтәргә тиеш иде. Барлык биремнәрне  уңышлы үтәгәннән соң,тылсымлы тавышлар астында малайлар  һәм кызлар янына кунакка Кыш бабай килде.Барысы да аңа Яңа ел шигырьләрен сөйәделәр , шуның өчен татлы бүләкләр алдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре "Кошларга ярдәм"дигән чара үткәрделәр. Кыш бабай катнашучыларга без кошларга, бигрәк тә кыш көне, ярдәм итәргә тиешбез, дип аңлатты. Катнашучылар кышлаучы кошлар белән таныштылар, туган якның кышкы табигатенә сокланып карадылар, үз куллары белән Кошларга җимлекләр ясадылар һәм агачларга элеп куйдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

4 нче январь  көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Кышкы әкият ясыйбыз" дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста катнашучыларга кышкы әкият ясарга тәкъдим ителде. Һәркем үзенең рәсемендә гаҗәеп һәм онытылмас кышкы әкият турындагы күзаллауларын чагылдырды. Күп кенә рәсемнәр якты хыял, фантазиялелеге һәм оригинальлеге белән аерылып тора. Китапханәдә  «Кышкы  әкият юллары буйлап” дтп исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. һәм Кыш бабай белән җирлектән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләсен Яңа ел белән котлау оештырды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бигәнәй авылы мәдәният йортында "Бездә Яңа ел, Яңа ел кунакка дәшә" дигән Яңа ел бәйрәм тамашасы булып узды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

30 декабрь көнне Сатыш мәдәният йортында традицион лотерея билетлары уйнатылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

28
декабрь, 2024 ел
шимбә

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә, гаилә елын йомгаклап, “Гаиләмнең яраткан шөгыле” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә укучыларның гаиләләренең оста куллары белән эшләнгән гаҗәеп матур һәм бик кызыклы иҗади эшләре тәкъдим ителде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

23
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре мөһите тудыру максатыннан Сатыш авыл җирлегендә  урнашкан  оешма - предприятиеләр, шәхси хуҗалыклар уз территорияләрен кар – боздан ясалган сыннар, төрле төстә балкып янучы утлар һәм дә Яңа ел чыршысы белән бизәү зшләре алып баралар. Барыгызга да 2024 ел мәшәкатьләре артта калсын, ә 2025 елга аяк басканда теләнәчәк барлык хыяллар да чынга ашсын дип теләп калабыз!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

18
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Сатыш авыл җирлегендә Яңа елга әзерлек бара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

9 нчы декабрьдә илебез ел саен Россия тарихының истәлекле датасын – Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары яу кырында һәлак булганнарга куелган һәйкәл-обелискны тәртипкә китерделәр, геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International