ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек көненә  8 нче апрель көнне Казанчы Бигәнәй  авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Сәламәтлек-байлыктан да кадерлерәк» дигән әңгәмә үткәрелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр авылыбызның мәдәният йорты мөдире Азат Солтановның килүен түземсезлек белән көтеп алалар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бүгенге көн Бигәнәй “Ромашка” балалар бакчасында кызыклы һәм иҗади узды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

9
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә авыл мәчетенең имам-хатыйбы Алмаз Галимҗанов белән очрашу булды. Очрашу барышында укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Мондый чаралар укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә мөһим роль уйный.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

2 апрель-бөтен дөнья Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә. Бу көнне бәйрәм итү датасы очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә шушы көнне 220 ел элек Даниянең мәшһүр әкиятчесе Һанс Христиан Андерсен туган. Бу вакыйга уңаеннан  Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә уен-викторина үткәрелгән иде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл китапханәсендә "Рәхим итегез, кошлар!" дип аталган викторина булды. Кошлар тормышы турында күбрәк белү һәм кайбер кош серләрен ачу өчен, балалар викторинада бик теләп катнаштылар. Балалар биремнәрне яхшы үтәделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Билгеле булганча, хәзерге дөньяда бик күп төрле балалар журналлары бар. 4 нче апрель көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә «Балаларга журналлар» мәгълүмат сәгате үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл китапханәсендә балалар өчен Татарстан музейлары һәм һәйкәлләре буйлап виртуаль экскурсия оештырылды. Презентация ярдәмендә балалар Казан шәһәренең музейлары, М.Җәлил, Г. Тукай, А. Пушкин һәйкәлләре белән таныштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

28
март, 2025 ел
җомга

Бигәнәй авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Бөтендөнья театр көне» дигән танып-белү әңгәмәсе һәм «Мизгел» халык театрында катнашучылар белән очрашу оештырылды. «Театр яктылыкка, нурга илтә» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Үзешчәннәр сәхнәгә куелган спектакльләрне искә төшерделәр  һәм спектакльләрдән фотографияләр һәм видеосюжетлар карадылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

26 нчы нчы март көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Без үткәннәргә тугры” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар тылда эшләп, Җиңүгә үз өлешләрен керткән балалар тарихы белән таныштылар.     

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International