ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2025 ел
чәршәмбе

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары Сатыш ветеринария участогында профориентацион экскурсиядә булдылар. Баш ветеринария табибы Масгутов Ильнур Миннемөхәммәт улы  үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды. 3 авыл җирлеге һәм 12 авылга хезмәт күрсәтүче әлеге пункт һәм анда эшләүчеләрнең һөнәре укучыларда зур кызыксыну уятты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

23 март көнне Сатыш авыл мәдәният йорты һәм музей - мәдрәсә хезмәткәрләре авыл халкы өчен "Нәүрүз" бәйрәме үткәрделәр. Авыл кешеләрен, кунакларны һәм балаларны мәдәният йорты каршындагы мәйдан җәлеп итте, бәйрәм рухы, музыка яңгырады, учакта пылау кайнады. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасындагы чемпионатында Бигәнәй командасы финал өлешендә уйный.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

22 нче мартында Бигәнәй авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, “Нәүрүз – тынычлык һәм дуслык бәйрәмен “оештырды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

11
март, 2025 ел
сишәмбе

 1 марттан 11 мартка кадәр Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Ватанны саклаучылар  елына багышланган “Авылым хәрбиләре” темасына фотокүргәзмә оештырылды. Бу стендта армия хезмәтен үткән авылдашларыбызның фотосурәтләре тәкъдим ителде. Музей хезмәткәре  фотокүргәзмәдә фотолар , солдатларның биографияләре белән таныштырды. Шулай ук почмакта фотоальбомнар, хәрби значоклар, солдатларның рәхмәт хатлары һәм армия кирәк-яраклары тәкъдим ителде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Мамалай авылында махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә ярдәм йөзеннән «Солдатлар өчен өй токмачы» хәйрия акциясе булып узды. Авылның битараф булмаган хуҗабикәләре мәдәният йортына җыелып, махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен токмач кистеләр. Махсус хәрби операциясендә катнашучы егетләребезгә ярдәм итәргә вакыт һәм көч тапкан авылдашларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Егетләребезгә тизрәк җиңеп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәрләре  "Наркотиклар - тормыш яки үлем!" дигән   исем астында  урамда акция үткәрделәр. Бу акция яшьләрне актив тормыш позициясенә, яшьтәшләре белән аралашуга, тормышта дөрес юлны  сайларга, сәламәтлекләрен сакларга чакырды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

10
март, 2025 ел
дүшәмбе

8 март көнне Сатыш авылында ирләр командалары арасында "Титаннар көрәше" (күп төрле ярыш) ярышлары булып узды. Ярышлар 4 спорт төре буенча узды: 1. Киез итек кигән футбол. 2. Киез итек кигән турник. 3. Киез итекле хоккей. 4. Киез итек кигән аркан тарту. Баллар санау буенча урыннар түбәндәгечә::1 урын-Сатыш 2 урын-Бигеней-2 3 урын-Бигеней-1 4 урын-Сатыш урта мәктәбе. "Саба" ҖЧҖ, ИП Байтурин Р.О. иганәчеләренә рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

"Мизгел" Бигәнәй авылы халык театры мәдәният йортына килүче тамашачыларга Р.Хөсаенованың "Табылдык" спектаклен бүләк итте. Спектакльдә катнашучы үзешчәннәребез үзләренең осталыклары, образга кереп, тырышып уйнаулары белән таң калдырды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш мәткәбе волейбол кызлар командасы Иске Икшермә авылындагы турнирда  2 урынны яулады. Тренер: Билалов А. А.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International