ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2025 ел
җомга

Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасындагы чемпионатта Сатыш авыл җирлегеннән 2 команда катнаша: Сатыш һәм Бигәнәй.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 22 нче февралендә Бигәнәй мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ватан сакчыларына хөрмәт һәм дан" дип аталган патриотик сәгать узды. Бәйрәмгә Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре ветераны Хабибрахманов Сәүбән Фәйзрахмановичны чакырдылар. Ул Әфган сугышы вакытында Россия армиясе сафларында хезмәт итүе турында сөйләде. Клуб оешмаларында катнашучылар концерт номерлары белән чыгыш ясады. Ватанны саклаучылар адресына котлау сүзләре белән Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Фахимович Шәфигуллин мөрәҗәгать итте: - Сез - героизм, кыюлык, үз илегезгә тугрылык үрнәкләре, - диде ул. Ул аларның батырлыклары өчен рәхмәт белдерде, әфганлыларның гаиләләренә уңышлар, баш өстендә аяз күк йөзе теләде. Бәйрәм алдыннан Әфган ветеранына бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге командасы Лесхоз бистәсендә булып узган шәхси-команда чаңгы ярышында тулы составта катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

21
февраль, 2025 ел
җомга

Саба районының  авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечләр тарту максатыннан, Республикакүләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Сатыш авылында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

18
февраль, 2025 ел
сишәмбе

16 февраль көнне Сатыш авыл җирлегендә традицион кышкы спартакиада оештырылды. Җиде дициплина: чаңгы ярышы, волейбол, шашка, шахмат, өстәл теннисы, балалар һәм зурлар арасында милли көрәш, аркан тартыш ярышлары булды. Саба, Теләче, Кукмара районнарыннан 200 дән артык спортсмен ярышта катнашты. Волейбол ярышында 11 команда көч сынашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

14
февраль, 2025 ел
җомга

7 февраль көнне Татарстан Республикасы Гербы кабул ителгән көнгә багышлангап Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә “Татарстан гербы-дәүләт символы”дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды .Китап укучыларга Татарстан Республикасы гербының барлыкка килү тарихы ,дәүләт символының хәзерге күренеше Татарстан Республикасы югары советы таравыннан  1992 елның 7 февралендә расланганлыгы турында сөйләнелде.Республика гербының символларының мәгънәсе турында белделәр,аннары викторина сорауларына җавап бирделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Кыш - искиткеч матур, әкияти ел фасылы. Кышкы табигать, мамык кар каплаган ак җәймә астына кереп, татлы йокыга чумган. Чын кыш һәрвакыт  салкыннар , бураннар  карлы кырлары белән матур. 1нче  февральдән 11 нче февральгә кадәр Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда “Кышкы табигатьнең гүзәллеге” темасына фотокүргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең темасы-кышкы пейзаж. Монда  төсле фотосурәтләрдә  кышның бөтен матурлыгы чагылды. Кышкы табигатьнең матурлыгы , карлы урманы,елгалары, кар белән капланган агачлары фотокүргәзмәдә булучыларны үзенә нык җәлеп итте.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

9 февраль көнне Сатыш мәдәният йортында хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда барлыгы 10 команда катнаша.

Хатын-кызлар командалары арасында:

1 урын Бигәнәй;

2 урын-Сатыш мәктәбе;

3 урын-Икшермә;

4 урын Шытсу;

Ирләр арасында:

1 урын Бигәнәй-1;

2 урын-Сатыш;

3 урын-Сатыш мәктәбе

4 урын- Болын очы урамы;

5-6 урын- Бигәнәй-2;

5-6 урынны ViP командасы алды.

Ярышны оештырырга булышкан Саба ҖЧҖнең Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Шаймарданов Р.Р., “Саба” ҖЧҖ җитәкчесе Билалов А.А. рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

5
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

3 февраль көнне Сатыш авылы мәдәният йортында пай җирләренә өлешле милекчеләр җыелышы булып узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

"ТАТАВТОДОР" ААҖ нең Саба филиалы Сатыш авылындагы төбәк юлын кардан чистартты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International