Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә укучылар белән бик тә мавыктыргыч очрашу булды. Өстәл теннисы буенча югары квалификацион категорияле тренер, Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы, Татарстан Республикасы физик культура буенча атказанган хезмәткәре Исмаилов Фарход Усманович һәм өстәл теннисы буенча спорт мастеры, Россия һәм Татарстан буенча бик күп бәйгеләр һәм чемпионатлар җиңүчесе Исмаилова Динара Фарходовна бездә кунакта булдылар. Укучылар белән кызыклы мастер-класслар, җанлы әңгәмә белән үрелеп барды әлеге очрашу.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең волонтер - юнармейчылары, тәрбия буенча директор киңәшчесе А.М. Шакирова белән бергә, Сатыш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар обелискын тәртипкә китерделәр.
8 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 7 нче чакырылыш депутатларын һәм №47 Кукмара бермандатлы сайлау округы буенча депутат сайлаулары булып узды. Сатыш авыл җирлегенә кергән сайлаучылар сайлауда һәм "Бөтен гаилә белән сайлауларга" акциясендә дә актив катнаштылар. Барлык сайлаучыларга да сайлауда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез!
Бигәнәй мәдәният йортында мөдир Фәтхрахманова Дания Гомәр кызы "Көз - искиткеч вакыт" дигән танып белү сәгате үткәрде.
Сатыш авыл җирлеге «Чәчәкле Саба-2024» конкурсында район авыл җирлекләре арасында 1 урынны алды.
1 сентябрь көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы чара узды. 1 сыйныфка 18 укучы керде. Мәктәптә барлыгы 140 укучы белем алачак.
30 нчы август көнне Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы көненә багышланган зур бәйрәмдә актив катнаштылар. Бәйрәмдә мастер-класслар оештырылды. Теләге булган һәркем үз күңеленә хуш килгән эшчәнлек төрен сайлады. Мәдәният йорты мөдире Фәтхрахманова Дания Гөмәр кызы «Минем белән рәсем яса» картиналар ясау буенча мастер - класс үткәрде. Балалар һәм аларның әти-әниләре бик канәгать калдылар.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда һәм Казанчы- Бигәнәй авылы зиратындагы Ишан хазрәт төрбәсендә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте Аксакаллары шурасы вакилләре булып китте.
Республика көнен бәйрәм итү алдыннан , 29 нчы август көнне Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, концерт номерлары белән, “Туган ягым –Татарстан” әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә Саба муниципаль районы билгесе буялды.