Сатыш авылы яр буе территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә үлән чабу эше һәм куак чабу эшләре башкарылды.
Мамалай авылында яшәүче Фәннүр һәм Гүзәлия Гарипова гаиләсе үз территорияләрен чәчәкләр утыртып бизиләр. Бу чәчәкләр һәркемне гаҗәеп матурлыгы белән сөендерә. Матурлык һәр кешегә кирәк.
18 нче август көнне Бигәнәй мәдәният йортында «Минем гүзәл җәем» дигән рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чараның максаты - балаларның иҗади сәләтләрен активлаштыру. Мастер-классны мәдәният йорты мөдире, үзешчән рәссам Д.Г. Фәтхрахманова үткәрде.
Татарстан Республикасы дәүләт программасы тигезендә Сатыш авылы Суворов, Совет урамнары буенча 52 нче җир кишәрлегенә суүткәргеч төзелеше бара. Эшне подрядчы оешмасы АО "Сабинское МПП ЖКХ" башкара.
15 август көнне Сатыш авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, оешма җитәкчеләре катнашты.
Сатыш авыл җирлеге спортчылары районда Физкультурачылар көненә багышланган ярышта катнаштылар.
Сатыш авыл җирлеге башкарма комитет бинасы каршындагы чәчәкләр яз башыннан алып беренче салкыннар башланганчыга кадәр күп төрле чәчәкләре белән сөендерә.
Бигәнәй мәдәният йортында Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее хезмәткәрләре булды. Бигәнәй мәдәният йорты мөдире Д.Г. Фәтхрахманова аларга рәсем ясау буенча мастер - класс һәм картиналар күргәзмәсе күрсәтте.
Сатыш авылында ир-атлар командалары арасында "Сатыш авыл җирлеге Кубогы"на мини-футбол буенча турнир булып узды. Турнирда Саба муниципаль районыннан 4 команда катнашты.
2 нче август көнне Казанчы Бигәнәй китапханәчесе балалар өчен күл буена экскурсия оештырды.