Сатыш авылында балалар командалары арасында "Сатыш авыл җирлеге Кубогы"на мини-футбол буенча турнир булып узды. Турнирда Саба муниципаль районыннан 4 команда катнашты.
Укучылар арасында:
1 урын- Мамалай авылы командасы;
2 урын- Барс (Сатыш авылы) командасы;
3 урын- Ак барс (Сатыш авылы) командасы;
4 урын- Торнадо (Сатыш авылы) командасы.
"Бигәнәй" хатын-кызлар волейбол командалары Саба районының иң көчле командаларының берсе булуын тагын бер кат исбатладылар. Хатын-кызлар командасы Саба районы Чемпионатында 1 нче урын яулады.
Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә үлән чабу эше дәвам итә.
Мамалай авыл клубында резинка һәм заколка ясау буенча мастер-класс узды.
Казанчы Бигәнәй китапханәсе Мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен "Яшә чишмә" экологик поход оештыралар.
20 июль көнне Сатыш авыл китапханәсендә "Бу безнең җәй!» дип исемләнгән рәсем конкурсы булды. Балалар үзләренең рәсемнәрендә җәйге тәэсирләре белән уртаклаштылар. Аннары барысы бергә иң яхшы эшне сайладылар. Чара тәмамлангач, конкурста катнашучыларның барысы да татлы призлар алды.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында "Туфрак ул - зур байлык" дигән атнада балалар белән мәктәп яны тәжрибә участогына экскурсиягә бардык.
Сатыш авыл китапханәсендә җәй көне балаларның үз-үзләрен куркынычлык тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде.
Гражданнарның үзара салым акчасына Сатыш авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше башкарыла. Ремонт эшләрен "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.
13 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында авыл яшьләре призына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда Саба, Балтач районнарыннан 6 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе- Балтач районыннан- КФХ ЗАКИЕВ командасы;
2 урын-Бигәнәй-2;
3 урын- Симет;
4 урын- Бигәнәй-1;
5-6 урын- Тимершык-1
5-6 урын- Тимершык-2.
Бигәнәй яшьләренә һәм спонсорларга турнирны оештырган өчен рәхмәт белдерәбез.