Сатыш авыл җирлеге территориясеннән җыелган коры агач калдыклары чыгарылды.
9 июнь көнне Сатыш авылы янындагы болында авыл халкы һәм авыл җирлеге кунаклары милли бәйрәмебез- Сабан туен билгеләп үттеләр. Бәйрәм традицион ярышлар һәм күңелле конкурслар белән үрелеп барды. Халык өчен концерт программасы белән авыл халкы һәм мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады. Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Бәйрәмнең кульминациясе булып Көрәш буенча баш батырны билгеләү торды. Киеренке көрәштән соң, Сабантуйның абсолют батыры булып Гараев Салават Маннур улы калды.
«Сабантуй» милли бәйрәменә әзерлек максатыннан Сатыш авыл җирлегендә «Сабантуй» уздыру урыннарында әзерлек эшләре алып барыла.
1-2 июнь көнне Сатыш, Аккүл-Бигәнәй, Казанче-Бигеней, Мамалай, Чәбки-Саба авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды.
Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә үлән чабу эше дәвам итә.
24 май көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш мәктәбендә "Соңгы кыңгырау"бәйрәме узды. Саба районыннан вәкил Габдрахманов Расил Васил улы , Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаил Фәһим улы бу истәлекле чыгарылыш көне белән котлады.
17 май көнне Сатыш мәдәният йортында "Гаилә - ил терәге" бәйгесенең җирлек этабы булып узды. Әлеге бәйгедә Сатыш авылыннан Ахметовлар, Маннановлар, Җәләлиевләр гаиләсе катнашты. Гаиләләр 10 турдан торган бәйгедә үзләренең көчен сынадылар. Барлык җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.
Сатыш авылы балалар майданчыгында ремонт һәм буяу эшләре башкарылды.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә Гаилә елына багышланган иҗат-отчет концерты үтте. Чарада мәктәп укучылары, иҗади гаиләләр чыгыш ясады. Бәйрәмебез кунаклары - укучыларыбызның әти-әниләре балаларының уңышларына, сәләтләренә сокланып карадылар. Иҗади кичә күтәренке рухта үтте.