ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

21 апрель-җирле үзидарә көне. "Беренчеләр хәрәкәте" нең беренчел бүлеге активистлары Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф.Ф. Шәфигуллин белән очрашу оештырдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Чисталык икеайлыгы кысаларында, тирә-юнебезне пөхтә, матур тоту максатыннан Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары укытучылары белән берлектә өмәгә чыкты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

19
апрель, 2024 ел
җомга

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сатыш авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Мамалаев авылында яңа кибет төзелә башлады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

4
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

"Бигәнәй" хатын-кызлар волейбол командасы Саба муниципаль районы чемпионатында катнаша.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

25-31 март көннәрендә "һөнәре буенча иң яхшы" республика конкурсында җиңүче Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фәхим улы һәм аграр яшьләр берләшмәсе активистлары Төркия Республикасының алдынгы хуҗалыкларында булдылар, чит ил коллегалары белән тәҗрибә уртаклаштылар, үз фикерләре һәм идеяләре белән уртаклаштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Су басу елның теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, ләкин яз көне кар катламының эрүе белән көчәя, ул күпкә зуррак тискәре нәтиҗәләргә китерергә сәләтле. Сатыш авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Буген Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары ""Saba Balahoner" һөнәрләр шәһәрчеге"" муниципаль программасы кысаларында оештырылган сәяхәттә катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышында Бигәнәй командасы актив катнашып, җирлек командалары арасында 3 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

22
март, 2024 ел
җомга

21 март көнне Бигәнәй  мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, "Нәүрүз" бәйрәме узды. Җырлар, биюләр уеннар белән үрелеп барды чара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International