28 нче ноябрь көнне Сатыш авыл җирлегендә республикакүләм "Тату сыйныф серләре" бәйгесенең муниципаль этабы булып үтте. Бәйгедә Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе, Олы Кибәче урта мәктәбе, Түбән Шытсу төп мәктәбе, Олы Арташ төп мәктәбе, Икшермә кадет интернат-мәктәбенең әти-әниләр комитетлары көч сынашты. 2нче турда исә иҗади гаиләләр үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең әти-әниләр комитеты "Иң иҗади сыйныф" номинациясендә җиңү яулады.
26 ноябрьдә Сатыш мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты үтте.
Сатыш авыл китапханәсендә Ш.Галиевның "Күңелле шигырьләр остасы" дигән шигырьләрен уку бәйгесе булды. Балалар аның иҗаты һәм биографиясе белән җентекләбрәк таныштылар. Аның кызыклы шигырьләрен кычкырып укыдылар.
Сатыш авылы музей-мәдрәсәсендә Әниләр көне уңаеннан мастер-класс үтте. Мастер-класста катнашучылар эстетик зәвыкны, фантазияне үстерә-үстерә оригиналь әйберләр ясарга өйрәнделәр. Мастер-класс иҗат һәм илһам атмосферасында узды.
Сатыш мәдәният йортында балалар өчен гармун уйнау түгәрәге оештырылды.
Сатыш авыл җирлегендәге балалар бакчаларында "Әниләр көне"нә багышланган бик матур концерт үткәрелде. Әлеге бәйрәм беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәм программасы шигырьләр, җырлар, биюләр белән үрелеп барды.
Кызыклы китап белән очрашу - һәрвакыт шатлык, ә яңа китап белән очрашу - икеләтә шатлык. Яңа китапларны карау, төсле иллюстрацияләргә соклану, әдәби геройлар дөньясына чуму ничек күңелле.
Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүне пропагандалау максатыннан, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары авылдагы һәйкәл-обелискка бардылар. Укучылар һәйкәлнең тирә-ягын чүптән арындырдылар.
"Сатыш" командасы Саба районы мини-футбол чемпионатында актив катнаша.
4 ноябрь көнне Сатыш мәдәният йортында Халиса Сибгатованың "Яшьнәп яшәлгән гомер" дип исемләнгән портреты кичәсе узды. Халисә Галиевна халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүгә күп көч һәм тырышлык куйды. Иҗат кичәсенә аны котларга мәдәният ветераннары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, дуслар, хезмәттәшләр һәм тамашачылар килде. Барысы да Халисә Галиевнаның бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясенә сокланып, сәламәтлек һәм иҗади уңышлар теләделәр. Чара җылы, күңелле шартларда узды.