ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

16 сентябрьдә Сатыш авыл җирлегендә «Милләтләр кроссы 2023» массакүләм ярышлары узды, алар традицион рәвештә көз көне халык арасында массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру максатларында үткәрелә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фәхим улы ТНВ каналында баручы «Безнең Республика-безнең гамәл» ток - шоу форматындагы тапшыруда катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

6
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

1 сентябрь көнне Ш.З.Зиннуров  исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы чара узды. 1 сыйныфка 9 укучы керде. Мәктәптә барлыгы 132 укучы белем алачак.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Сатыш авыл җирлеге «Чәчәкле Саба-2023» конкурсында район авыл җирлекләре арасында 1 урынны алды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

26 август көнне Сатыш авылында ир-атлар командалары арасында "2023 елгы Сатыш авыл җирлеге Кубогына" мини-футбол буенча турнир булып узды. Турнирда Саба муниципаль районыннан 6 команда катнашты.
Турнир нәтиҗәләре:
1 урын-Икшермә;
2 урын-Эзмә;
3 урын-Сатыш-1;
4 урын-Тимершык
5-6 урын-Сатыш-2;
5-6 урын-Юлбат.
Турнирны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен Сатыш авылы яшьләренә һәм иганәчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Уеннар 7 нче ел рәттән үткәрелә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, Халык мәдәниятләре һәм традицияләре елына багышланган "Кичке уен" оештырдылар. Сатыш авылы халкы һәм кунаклар "Наза", "Бармаклы", "Почмаклы", "Капкалы", "Бишпарлы" халык уеннарында актив катнаштылар. Чара күңел атмосферасында узды. Кич 80-нче дискотека белән тәмамланды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

26 август көнне Сатыш авылында балалар арасында "2023 елгы Сатыш авыл җирлеге Кубогына" мини-футбол буенча турнир булып узды.
Турнир нәтиҗәләре:
1 урын-Сатыш яшьләре
2 урын-Сатыш егетләре;
3 урын-Сатыш батырлары.
Турнирның һәр катнашучысына медаль һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Турнирны оештырган өчен Сатыш авылы яшьләренә һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

23
август, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Саба районы Сатыш авылында Суворов, Совет урамнары буенча 52 нче җир кишәрлегенә газүткәргеч төзелеше башланды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге окс

22 август көнне Мамалай мәдәният йортында Россия флагы көне хөрмәтенә чара уздырылды. Чара башында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, Россия флагы төсләренең мәгънәсе турында белделәр. Алга таба алар, горурланып, зур канәгатьлек, патриотизм хисе белән, асфальтта флаг ясадылар - бу Ватан символы - куәтле Россия символы.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

21
август, 2023 ел
дүшәмбе

Ел саен Россия Федерациясендә 250 меңгә якын янгын була, нәтиҗәдә 14 меңнән артык кеше һәлак була. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International