ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2023 ел
дүшәмбе

12 август көнне "Гаилә" паркында  Сатыш мәдәният йорты, "Гәрәбә" фольклор коллективы, Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханәсе, Мамалай авыл клубы хезмәткәрләре, Юлбат мәдәният йорты сәнгать житәкчесе катнашында "Кичке уен" оештырылды. Ял итәргә килгән Саба халкы һәм килгән кунаклар милли уеннарыбызда, җыр - биюләрдә актив катнашып күңелләренә рухи азык алдылар һәм ял иттеләр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Һәр кешенең йөрәгендә кечкенә Ватанга, туган җиргә, аның чиксез далаларына, зәңгәр елгалар тасмасы белән уратып алынган, легендалар һәм риваятьләр белән бизәлгән җиргә мәхәббәт яши. Моның өчен туган як тарихын белергә, табигатьне яратырга кирәк. Сатыш авылы музей-мәдрәсәсе хезмәткәрләре чараны «Туган як» төшенчәсе дигән әңгәмәгә багышлады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

17
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

16 нчы август көнне Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, «Халкымның мәдәни мирасы" дип исемләнгән  тематик  сәгать үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

"Бигәнәй" хатын-кызлар волейбол командалары Саба районының иң көчле командаларының берсе булуын тагын бер кат исбатладылар. Хатын-кызлар командасы Саба районы Чемпионатының район этабында 1 нче урын яулады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Балтач районының "МДСУ-1" ҖЧҖ хезмәткәрләре Чәбки-Саба авылы, Ленин урамында «ЩПС» республика программасы буенча юлны ремонтлау буенча эшләр алып баралар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге окс

Сатыш авыл җирлеге  Байлар Сабасында физкультурачы көненә багышланган ярышта катнашты

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

6 август көнне Сатыш авылында хатын-кызлар командалары арасында Динә Галләмова истәлегенә багышланган волейбол турниры булып узды. Турнирда Саба, Балтач һәм Теләче районнарыннан 9 команда катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

24
июль, 2023 ел
дүшәмбе

22 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында хатын-кызлар командалары арасында Бигәнәй авыл яшьләре призына волейбол буенча турнир узды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

21
июль, 2023 ел
җомга

15 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында авыл яшьләре призына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда Саба, Балтач, Теләче районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 7 команда катнашты. 

 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

19 июльдә Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре "Саба"  ҖЧҖ фермасына экскурсия оештырдылар. Экскурсия балаларда зур кызыксыну уятты,  йорт хайваннары белән аралашу күнекмәсе формалашты. Чөнки баланы экологик тәрбияләүне якын тирәлекнең табигате белән танышудан башлау бик мөһим. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International