3 июнь көнне Сатыш, Аккүл-Бигәнәй, Казанче-Бигеней, Мамалай, Чәбки-Саба авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Авылыбыз яшьләре өлкәннәрдән откан авыл көйләрен җырлап урамнар буйлап уздылар.
Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә үлән чабу эше дәвам итә.
Сатыш авыл җирлеге территориясеннән җыелган коры агач калдыклары чыгарылды.
Бигәнәй мәдәният йортында мастер-класс уздырылды. Изолон материал бөтенләй куркынычсыз һәм тотрыклы.
Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре белән Кызыл Мишә авылында Туфан Миңнулинның «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклен сәхнәләштерделәр.
Сатыш авыл җирлеге делегациясе Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган Саба муниципаль районы Парадында катнашты.
8 май көнне Сатыш авыл җирлеге оешма җитәкчеләре белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган “Агачлар утырту” акциясендә катнаштылар.
Сатыш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг-концерт булып узды. Чарада мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, тыл ветераннары, авыл халкы катнашты. Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән концерт күрсәтелде.
Халыкара Җир көне 2023 безгә тагын бер тапкыр уйланырга ярдәм итә, һәр гамәл зәгыйфь табигатьне җимерә дә, аның моңарчы булмаган, беренчел матурлыгын саклый да ала. Җир планетасы музей кебек матур, анда төрле чорларның, үткәннең, хәзерге, киләчәкнең кайтавазларын күрергә мөмкин. Ул контрастлы һәм кабатланмас. Җир көне хөрмәтенә Сатыш авылы мәдрәсәсе музее хезмәткәрләре стена газетасы чыгардылар.
Сатыш авылында урнашкан Бөек Ватан сугышында һаләк булган ветераннар хөрмәтенә ясалган һәйкәлгә ремонт ясалды.