ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

“Хәтер бакчасы" табигатьне саклау акциясе кысаларында Сатыш авыл җирлегенең барлык бюджет учреждениеләре агач утыртуда катнаштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегендә «Саба» ҖЧҖнең «Сатыш» бригадасы кырларыннан бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре таш җыюда катнаштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бөек Җиңунең 78 еллыгы якынлаша. Бәйрәм көне якынлашканда район җитәкчелеге тыл ветераннарын күчтәнәч белән сөендереп, бәйрәм теләкләрен җиткерәләр. Бүгенге көндә авыл җирлегендә 15 тыл ветераны яши. Ветераннарны котлауда авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаил Фәһим улы һәм финанс- бюджет палатасы җитәкчесе Сөнгатов Шәмсүн Әкбер улы катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

28
апрель, 2023 ел
җомга

27 нче   апрель көнне Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында тормыш иминлеге нигезләре буенча шөгыль үткәрелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Шигърият күгендә иң якты йолдыз булып янучы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән балалар кече яшьтән таныша башлыйлар. Балалар бакчаларында әлеге юнәлештә зур эш башкарыла. Әлбәттә, әлеге зур чарада безнең Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасы да читтә калмый.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

26 апрель көнне Бигәнәй мәдәният йортында Казанче Бигәнәй китапханәсе белән берлектә «Ромашка» балалар бакчасы балалары белән «Син мәңге безнең арада-татарның рухы Тукай» дип исемләнгән шигьрият кичәсе үткәрелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

22 апрель-Бөтендөнья Җир көне. Бу дата уңаеннан Казанче Бигәнәй китапханәсе Бигәнәй мәдәният йорты белән берлектә «Җир-Ана  көне " дип исемләнгән экологик сәгать үткәрделәр. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Сатыш авылында рус бильярды буенча турнир узды. Турнирда Сатыш авыл җирлеге халкы гына түгел, күрше авыл җирлекләре халкы да катнашты. Җиңүчеләр грамота һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Чисталык икеайлыгы кысаларында Сатыш авыл зиратында өмә булып узды. Авыл  халкы һәм авылдан читтә яшәүчеләр катнашында узган өмәдә агачлар киселде, тротуар ясалды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

12
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

2023 нче ел, президентыбыз В.В.Путин указы нигезендә, Россиядә Укытучы һәм остаз елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә "Остаз-мөгаллимнәр" дип исемләнгән кичә узды. Чарага гомерләрен озак еллар мәгарифкә, балаларга белем бирүгә багышлаган, стажлы укытучыларыбыз чакырылган иде. Алар үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, төрле һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күтәренке рухта узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International