ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2021 ел
шимбә

Сатыш авыл китапханәсендә кәгазь кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Кәгазьдән кар бөртекләре-иң киң таралган Яңа ел бизәкләре. Китапханәче адымлы инструкция тәкъдим итте. Балалар тиз арада тылсым дөньясына чумдылар. Үз куллары белән ясалган кар бөртекләре матур килеп чыкты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә инвалидларның өйләрендә булдылар. Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә тагын бер искәртү. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге башлыгы 2021 нче елгы өстәл теннисы буенча ир-ат-җитәкчеләр арасында Саба муниципаль районы шәхси чемпионатында 1 нче урынны яулады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Россиядә Ватан Геройлары көне-илебездә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу көн уңаеннан Мамалай авыл клубында Бигәнәй китапханәсе белән берлектә "Минем Россия Геройлары" дип исемләнгән тарих сәгате үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Билгесез солдат көне-Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ел саен - 3 декабрьдә билгеләп үтелә. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

2
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Казанче Бигәнәй авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, яшьләр өчен ”Бөртекләп җыелган гомер” дип исемләнгән әдәби чара оештырдылар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Мамалай авыл клубында Аналар көненә багышланган музыкаль-уенлы чара булды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш, Бигәнәй, Мамалай, Сәрдә  мәдәният йортларында мәдәният хезмәткәрлэре  һәм авыл җирлеге үзешчәннәре катнашында Х. Ибрахимның " Кызыма килер йөз кеше" диеп исемләнгән комедиясе  сәхнәләштерелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

19
ноябрь, 2021 ел
җомга

Төгәл фәннәр атналыгы кысаларында Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә төрле чаралар үткәрелде. Шундыйлардан “Математик брейн-ринг”, “Умницы и умники”, “Своя игра” интеллектуаль бәйгеләрен әйтеп китәргә була. Укучылар математика, физика, информатика фәннәреннән тапкырлыкта, җитезлектә сынаштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда "Татар милли ашлары" темасына тозлы камырдан мастер-класс узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International