ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2021 ел
чәршәмбе

13 июль көнне Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәре "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Елмаю һәм көлү-барысы өчен дә" дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Балалар үткен акыл белән, зирәклектә ярыштылар. Уен программасы балаларга актив һәм файдалы итеп вакыт үткәрергә, үзләрен кызыклы конкурсларда күрсәтергә һәм уңай эмоцияләр алырга ярдәм итте. Чара ахырында барысы да бүләкләр алды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында балалар белән национальный проект нигезендә "Экология-балалар күзлеге" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

 Дәүләт программасы нигезендә, авылда яшәп шунда эшләүче гражданнарның торак шартларын яхшырту максатыннан, Мамалай һәм Казанчы- Бигәнәй авылларында  өч йорт төзелеп бетү стадиясендә. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Мамалай авылы "Кояшкай" балалар бакчасында балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау максатыннан чара үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

13 июль көнне Сатыш авыл җирлегендә шәхси авыл хуҗалыгы техникаларына техник карау уздырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Җәй-балаларның сәламәтлеген ныгыту, аларның сәламәт яшәү рәвешенә күнегүләрен формалаштыру өчен иң кулай вакыт. 12 июль көнне Сатыш авылының "Кояшкай" балалар бакчасында балалар өчен "Күңелле стартлар"спорт эстафетасы үткәрелде. Программа шактый бай эчтәлекле булды. Балаларга кызыклы, кайчагында йөгерү, сикерүләр белән бик катлаулы конкурслар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Әлеге мавыктыргыч ярышның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте ки, алар тирә-юньдә барган вакыйгаларны сизмәде. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Ярышлар чын спорт, сәламәтлек бәйрәме булды!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Һәркем өчен, нинди яшьтә булмасын, гаилә - ул аны бәхетле иткән, нәсел дәвамы һәм яшәү көче биргән урын. 8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугырылык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 10 июль көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда асфальтка рәсем ясау бәйгесе үтте.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында төзекләндерү эшләре бара. Эшне "159 нчы ПМК" ҖЧҖ башкара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Гражданнарның үзара салым акчасына Сатыш авыл җирлегендә юлланы ремонтлау эше башкарыла. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге яшьләре районда үткәрелгән барлык ярышларда да актив катнашалар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International