Сатыш авыл җирлеге яшьләре районда үткәрелгән барлык ярышларда да актив катнашалар.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары белән җәйге табигатькә экскурсиягә булып узды. Тирә-юньне танып белү өчен болынга юл тотылды. Экскурсия кереш әңгәмә, күзәтүләр, сораулар, табышмаклар, дидактик уеннар белән үрелеп барды. Балаларга экскурсия бик ошады. Алар тирә-юнь турындагы белемнәрен арттырдылар, төсләр, тавышлар, исләр, формалар турындагы күзаллауларын баеттылар. Йомгаклап әйткәндә, экскурсия бик файдалы үтте.
23 июнь көнне иртәнге сәгать 4тә Сатыш авылында, хәйкәл янында, «Хәтер шәме» акциясе узды. Бу акциядә Сатыш авылы халкы катнашты. “Хәтер шәме” - Бөек Ватан сугышы корбаннарына багышланган Бөтенроссия акциясе. Акциядә катнашучыларны Сатыш авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Нияз Наил улы сәламләде. Ул барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерде һәм әлеге чараның Бөек Җиңүгә өлеш керткән якташларыбызның үлемсез батырлыгын ассызыклавын билгеләп үтте. Акциягә гаиләләр, хезмәт коллективлары белән җитәкчеләр, укытучылар һәм укучылары килде.
Сатыш авылы барлыкка килгән вакытта яшәп, шушы авыл зиратына җирләнгән авылдашларның каберләрен барлау максатыннан, 18 июнь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музей хезмәткәрләре "Туган якны өйрәнүчеләр клубына" йөрүчеләр белән авыл зиратына бардык.
16 июнь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда гипстан холодильникка магнитлар ясау буенча мастер класс үтте .
“Кырмыска” хезмәт һәм ял лагерена йөрүчеләр 16-18 июнь көннәрендә алар күп төрле дару үләннәре җыеп киптерделәр.
17 нче июнь көнне Сатыш авылы китапханәчесе тыл ветераны Миннебаева Хәлимә апа гаиләсендә булып кайтты. Хәлимә апа гаилә тормышын, язмышын сөйләде, балачак хәтирәләрен искә төшерде. Бөек Ватан сугышы башланганда 10 яшьтә булуын, ул көнне бүгенгедәй хәтерләвен әйтте. Колхозда өлкәннәр белән рәттән көлтә бәйләвен, ачлык- ялангачлык михнәтләре күрүен сөйләде. Хәзерге вакытта Хәлимә апа улы Васил һәм килене Әлфирә тәрбиясендә яши. Күп авырлыклар күрүенә карамастан, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, балаларына, оныкларына киңәшче һәм таяныч булып, гомер кичерә.
“Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда квест-уен үтте. Анда балалар, “Россиянең флагы һәм гербы”, “Табышмаклар”, “Россиянең данлыклы шәхесләре” дип исемләнгән станцияләргә күчеп йөреп, үзләрен тапкырлыкта сынадылар. Чараны йомгаклап һәр отряд әлеге бәйрәмгә багышланган плакатын чыгарды.
Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасы балалары белән юл билгеләре иленә сәяхәт иттек. "Җәяүле", "Балалар" дигән юл билгеләре белән таныштырып, урамда юлның куркынычсыз чыгу урыннарын аңлаттык, "урам", "юл", "җәяүле юлы" төшенчәләре турында белемнәрне ныгыттык.
13 июнь көнне җирлегебездә шаулап – гөрләп Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәм елда күркәм гадәткә кергән иң тырыш , иң уңган хезмәтчәннәрне хөрмәтләү белән башланып китте. Мәйдан уртасына бүләкләр тапшыру өчен кыр батырлары, хезмәт алдынгылары чакырылды. Тантаналы өлештән соң мәдәни-спорт чаралары башланып китте. Абсолют батыр булып үзебезнең Сатыш авылы егете Динар Маннанов калды.