Сатыш авыл җирлегенең барлык авылларында "бирнә җыю" дип исемләнгән Сабантуйга бүләкләр «бирнә җыю»оештырдылар.Авыл халкы үзләренең юмарт бүләкләрен, балаларга тәм - томнарын чыгардылар. Җылы сүзләр, иминлек, уңышлы ел теләкләре яңгырады. Җыентыкчылар һәркемгә күңелле җырлары белән рәхмәтләрен белдерделәр, бәйрәм чарасына җәлеп итеп, Сабантуйга чакырдылар. Күңелле, бай бәйрәм булды.
Мамалай авыл клубында Балаларны яклау көне уңаеннан «Исәнме, җәй!» дип исемләнгән балалар сабантуе оештырылды. Чүлмәк вату, таяк һәм аркан тарту, капчык киеп йөгерү, конкурслар - барлык бу ярышларда балалар зур энтузиазм белән катнаштылар. Җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә бар иде, әмма берәү дә кәефен төшермәде, бәйрәм кәефе Сабантуй азагына кадәр сакланды. Бәйрәм чәй табыны артында тәмле коймак белән тәмамланды. Балалар өйләренә яхшы кәеф һәм бүләкләр белән таралыштылар.
Җәйнең беренче көнендә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу балалар өчен иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә өлкәннәргә бу » балачак» чоры турында искә төшерү дә. 1 июнь көнне Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Ромашка « балалар бакчасы балалары белән » Ах, бу искиткеч вакыт! « дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр.Чара башында бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, аларга мавыктыргыч җәйне күңелле итеп үткәрүләрен теләделәр. Чарада катнашучылар җитезлек, тизлек ,игътибар буенча төрле конкурсларда көч сынаштылар. Уеннар, җырлар, биюләр булды. Бәйрәм ахырында балалар асфальтта төсле акбурлар белән рәсемнәр ясадылар. Барысына да бүләкләр тапшырылды. Бу көн алар өчен онытылмаслык, шатлыклы көн булды.
29 май көнне Мамалай авыл клубында Бигәнәй китапханәсе белән берлектә, А. Невскийның тууына 800 ел тулуга багышланган «А. Невскийны искә алу көне» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Әңгәмә барышында китапханәче һәм клуб мөдире тарихи биографиясе һәм гажәеп шәхесе белән таныштырдылар. Александр Невский-дәүләт эшлеклесе, бөек полководец һәм Рус Жире сакчысы, ул бер генә сугышта да оттырмаган. Ул хәрби батырлык белән генә түгел, зирәклеге белән дә дан тоткан. Чарада аның Невск сугышында һәм боз остендәге сугышта жинүләре, үз халкын саклап, дошманнар белән батырларча көрәшүе турында белделәр.
25 май көнне Сатыш авылының спорт мәйданчыгында мини - футбол буенча "Күн туп" турниры узды. Турнирда Сатыш, Тимершык, Юлбат, Түбән Шытсу авыл җирлекләреннән 7 команда катнашты.
"Сатыш авылында авыл мәдәният йорты төзелеше" объекты буенча тышкы яктырту төзү-монтаж эшләре башкарыла. Эшне подрядчы оешма "КазСпецМонтаж"ҖЧҖ башкара.
Бүгенге көндә Сатыш авылында күперне реконструкцияләү эшләре бара.
Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш гомумбелем бирү мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды. Мәктәптә барлыгы 125 бала белем ала, 11 нчы сыйныфны 9 укучы тәмамлый.
15 майда бөтен дөнья Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә - һәр кешенең тормышында иң кадерле, иң мөһиме. Гаилә –ул якыннар һәм туганнар, без яраткан, үрнәк алган , кайгыртучан кешеләр, кемгә игелек һәм бәхет телибез. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез.
Сатыш авылында Җиңү бәйрәме уңаеннан митинг-концерт булып узды.