ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2021 ел
җомга

Республикабызның күпмилләтле халыклары бердәмлеге мәсьәләсенә зур игътибар биреп, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, 2021нче ел-Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы, дип игълан ителде. Шул уңайдан, Сатыш мәдәният йортында "Татар телем- рухи байлыгым" дип исемләнгән концерт булып үтте. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

19
март, 2021 ел
җомга

13 март көнне Сатыш авыл җирлегендә торучы, эшләүче һәм укучы ХАТЫН-КЫЗЛАР һәм ИР-ЕГЕТЛӘР арасында ВОЛЕЙБОЛ ярышы булды. Ярышта барлыгы 10 команда катнашты. Хатын-кызлардан- 3 команда, ир-егетләрдән- 7 команда: Сатыш, Болын очы урамы, Тау башы урамы, Сатыш мәктәп, ВИП җитәкчеләр, Бигәнәй-1, Бигәнәй-2.

Хатын-кызлар арасында: 

1 урын-Сатыш мәктәбе; 

2 урын-Яшьлек;

3 урын- Сатыш.

Ир-атлар арасында: 

1 урын- Бигәнәй-1;

2 урын- Бигәнәй-2;

3 урын- Болын очы урамы;

4 урын- Сатыш.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында "Яз килә, яз килә, елмаеп кояш килә" дип исемләнгән чара үтте. Балалар яз турында шигырьләр сөйләделәр, җыр тыңладылар, табышмакларга җавап таптылар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылы егете, Гарипов Язнур- татарча көрәш буенча үз үлчәмендә Чемпион России булды. Тренеры- Ермолаев Илдар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

13
март, 2021 ел
шимбә

7 март көнне Сатыш авыл җирлегендә традицион кышкы спартакиада оештырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

8 март көнне Бигәнәй мәдәният йортында  "Яз һәм матурлык турында" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде."Җирнең гүзәллеге хатын-кызда" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Хатын-кызларны бәйрәм белән котлап  Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. чыгыш ясады. Бәйрәм программасы төрле яшьтәге хатын-кызларга чын бүләк булды, программада катнашучылар да, күпсанлы тамашачылар да уңай эмоцияләр алдылар. Бәйрәм программасы ахырында барлык катнашучыларга истәлекле сувенирлар тапшырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл китапханәсендә, авыл мәдәният йорты белән берлектә, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Әниемнең куллары” дип аталган видеоконцерт карау оештырылды.Бу чара “Мәктәп балалары өчен мәдәният” дип аталган федераль проект буенча узды. Ахырдан балалар китапханәчегә стенгазета чыгаруда булыштылар,әниләренә үз куллары белән бүләккә открыткалар ясадылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

8 Март-язның иң гүзәл, иң назлы бәйрәме! Бәйрәм алдыннан Мамалай авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Могҗизалар кыры» уены - «Язлар матур хатын-кызлар белән!» үтте. Уен вакытында катнашучылар юмор белән үзләре һәм мавыгулары турында сөйләделәр. Чәй өстәле артында әниләр һәм әбиләр бер-берсе белән балалар һәм оныклар тәрбияләүдә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Уен барышында музыкаль паузалар булды, анда яшьләр хатын-кызларны котладылар. Барлык катнашучылар да призлар белән бүләкләнде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

26
февраль, 2021 ел
җомга

Сатыш авыл җирлеге командасы авыл җирлекләре арасында чаңгы ярышлары буенча шәхси-команда ярышларында 3 нче урынны алды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
21 февральдә Әфганстаннан гаскәрләр чыгаруга 32 ел тулуга багышланган волейбол буенча турнир узды. Сатыш авыл җирлегеннән Бигәнәй һәм Сатыш урта мәктәбе командалары катнашты. Бигәнәй командасы беренче урынны яулады. Турнирның иң яхшы уенчысы-Гыйлаҗиев Илсаф (Бигәнәй).
Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International