ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2021 ел
җомга

 Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә»Ак калфак» клубы әгъзалары белән берлектә «Минем телем - минем халык» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде.Китапханәче клуб әгъзаларын бәйрәмнең тарихы белән таныштырды . Чарада катнашучылар интерактив уенда көч сынаштылар һәм туган телләренең белемнәрен тикшерделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

 15 нче февралендә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты старт алды. Волейбол ярышында "Сатыш" командасы актив катнаша.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

13 февраль көнне Сатыш авылында пенсионерлар арасында чаңгы ярышы үтте. Җинүчеләргә акчалата грамота тапшырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегендә "Чаңгы юлы 2021" ярышлары булып узды. Чарада укучылар, оешма эшчеләре, җитәкчеләр актив катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

2021 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тула. 13 февраль көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә авыл яшьләре өчен  Әфган сугышы ветераннары белән очрашу оештырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

МБГБУ "Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе" укучылары Сабиров Алмаз һәм Шакирова Иделия Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган шахмат буенча "Көчлеләр турниры"нда катнаштылар. Шакирова Иделия "Иң яшь уенчы" номинациясендә бүләкләнде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында "Спорт-сәламәтлек чыганагы" дип күңелле уеннар, ярышлар үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Татарстанда 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууыны 115 ел булуга карата әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында укучылар белән шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштык, шигырьләренә күзәтү ясадык.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

4
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

1 февраль көнне Сатыш авыл җирлегенең отчет җыены булып узды.  

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

27
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Сатыш авылы егете- Гарипов Язнур Фәннүр улы Зәй шәһәрендә Р.Ш. Фардиев истәлегенә  үткәрелгән гомумроссия көрәш чемпионатында үз үлчәвендә Чемпион калды. Тренеры- Илдар Ермолаев. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International