25 январь көнне Казанчы- Бигәнәй авылында яшәүче Галявиева Рәисә Газизҗан кызы, Мамалай авылында яшәүче Габдуллин Габрдәүф Габдулла улыы 90 яшьлек юбилееларын билгеләп үттеләр. Юбилярга Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф.Ф. Шафигуллин Россия Президенты котлавын тапшырды.
23 гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Зарарлы гадәтләргә каршы көрәш турында чын күңелдән сөйләшү" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
8 нче гыйнвар көнне Мамалай авыл клубында Һадиуллин Рәдиф Рәис улы истәлегенә багышлап, традиция буенча 4 ел рәттән "Мәңге безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән өстәл теннисы буенча турнир үткәрелде. Турнирда өстәл теннисын яратучылар катнашты. Турнирда җиңүчеләр грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
Сатыш авылындагы Сабинка елгасы аша үтүче җәяүлеләр күпере ремонтланды. Күпернең такталарны алыштыру буенча эш башкарылды.
6 гыйнар көнне Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә 2004 елдан яшьрәк яшәүсмерләр арасында татарча көрәш буенча ярыш үтте. Ярышта Саба һәм Теләче районыннан яшь көрәшчеләр катнашты.
7 январь көнне Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда "Җәмәгать урыннарында һәм юлларда үз-үзеңне тоту" темасына әңгәмә үткәрелде. Балаларга урамда һәм җәмәгать урыннарында үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләштеләр. Соңыннан балаларга әңгәмә вакытында нәрсә үзләштерүләре турында сораулар бирелде.
Сатыш авылында яр буен агач һәм куаклардан чистарту буенча эшләр башкарылды.
Дәүләт программасы нигезендә, авылда яшәп шунда эшләүче гражданнарның торак шартларын яхшырту максатыннан, Мамалай һәм Казанчы- Бигәнәй авылларында өч йорт төзелеп килә.
Сатыш авыл җирлегенең барлык мәдәният йортларында Яңа елга багышланган чаралар үтте.
2 нче гыйнвар көнне Мамалай авыл клубында авыл балалары өчен «Яңа ел чыршысы янында кунакта» дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме узды.